Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәрбер ана баласына көн саен әйтергә тиешле сүзләр

Әни кешенең балага нинди мөнәсәбәттә булуы, ничек итеп аралашуы бик мөһим. Бала әти-әни янында үзен ошанычлы хис итмәсә яисә үзен кимсетелгән, башкалардан түбән булуын тойса,  бу аның үсешенә, киләчәг...

Әни кешенең балага нинди мөнәсәбәттә булуы, ничек итеп аралашуы бик мөһим. Бала әти-әни янында үзен ошанычлы хис итмәсә яисә үзен кимсетелгән, башкалардан түбән булуын тойса,  бу аның үсешенә, киләчәгенә бик зур йогынты ясый ала.
Ә барысы да гадидән башлана бит: ата-ана баласын хөрмәт итәме, аның белән ичек сөйләшә, нинди сүзләр белән эндәшә? Түбәндә һәр ана баласына көн дә әйтергә тиешле сүзләр бирелгән:
1. Син минем өчен мөһим
2. Мин сине бик сагындым
20 минутка гына аерылышсагыз да, күрешкәндә балагызны кочаклап каршы алыгыз.
3. Бу дөрес булмады
Әгәр алар ялгышлык җибәрсә, шулай диегез һәм дөрес итеп эшләргә өйрәтегез яисә юнәлдерегез.
4. Миңа ярдәм итә аласыңмы?
Балалар булыша алырлык булып үссеннәр.
5. Сиңа ярдәм кирәкмиме?
Балагыз берәр эшкә алына икән, башта аннан сорагыз: ярдәм кирәкме? Бәлки ул үзен мөстәкыйль итеп күрсәтергә телидер.
6. Әйе!
Көнгә бер тапкыр булса да, балагыз берәр нәрсә сорый икән, "әйе" дип җавап бирегез.
7. Юк!
Бу да мөһим. Ник юк , ни өчен - сәбәбен аңлатырга онытмагыз!
8. Гафу ит мине.
Сез ялгышсагыз гафу сорарга онытмагыз. Бу күренеш белән сез балагызга яхшы үрнәк күрсәтәчәксез.
9. Миңа серләреңне,уйларыңны сөйли аласың
Сораулар бирегез, аның белән күбрәк аралашырга тырышыгыз.
10. Мин сине яратам!
балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев