Редакциябездә кунаклар: 11 гимназия укучылары
«Сабантуй» журналы редакциясе мәктәп-гимназияләрдә кунак булырга яратканын сез яхшы беләсез, дуслар. Ә укучылар үзләре безгә редакциягә килсә без тагын да ныграк шатланабыз.
Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясе укучылары күптән түгел генә Татмедиага килеп, төрле редакцияләрдә булып, журналистлар эшчәнлеге белән танышты. 6 сыйныф укучылары – 2 сыйныфтан «Сабантуй» журналын ел саен алдырып, бер битен дә калдырмыйча укып баручы сыйныф. Татар теле укытучылары Зөләйха Хафизова – балаларда татар басмаларына зур кызыксыну уята белүче мөгаллим. Әлеге гимназия укучылары басмадагы бәйгеләрне дә калдырмыйлар, даими катнашалар. Онлайн-укуларда да иң тырыш укучылар 11 гимназиядән. Сәяхәт «Сабантуй» журналы редакциясендә башланып китте. 100 ел дәвамында нәшер ителгән тарихи басманың тарихы белән таныштылар, күз карасыдай сакланучы подшивкаларны карап, моннан дистә ел элек чыгып килүче гаәзеталарның нинди булуын карый алдылар. Бүгенге көндә чыгып килүче «Сабантуй» журналы, үзенең бизәлеше, эчтәлеге белән әлбәттә нык аерыла. Хәзер журнал мультимедиа басма булып нәшер ителә. Язмаларны укып кына түгел, видеоларын карап, аудио язмаларын тыңлап өстәмә мәгълүмат тупларга мөмкин. 11 гимназия 100 еллык уңаеннан 100 язылучы җыеп, Сабантуй кубогына да ия булдылар. Афәрин,11 гимназияне котлыйбыз!
Сәяхәтнең икенче өлешендә кунакларыбыз «Ялкын» журналы студияләре белән танышты, «Тәртип» радиосы студиясендә дә кунак булдылар. Онытылмаслык очрашу укучыларны да, укытучыларның да күңеленә хуш килгән дип ышанып калабыз. Кабат кунакка көтәбез!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев