Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ренат Ибраһимовның улы Атилла үзен өйдә ханнарча тота икән

Асылбикә, Гаишәбикә, Атилла матур исемле балалар үстерүче 69 яшьлек танылган җырчы Ренат Ибраһимов кабат әти булырга әзерләнә. Әлегә кем көтәсен белмиләр икән. УЗИ га ышанмый Ибраһимовлар гаиләсе, аны...

Асылбикә, Гаишәбикә, Атилла матур исемле балалар үстерүче 69 яшьлек танылган җырчы Ренат Ибраһимов кабат әти булырга әзерләнә. 
Әлегә кем көтәсен белмиләр икән. УЗИ га ышанмый Ибраһимовлар гаиләсе, аны бик начар әйбер дип саный Ренат әфәнде. Сабый ир-малай булса, Әхмәт исеме кушачаклар икән. "Аллаһы боерса, Яңа елда, февраль айларында туарга тиеш", -ди гаилә башлыгы.

Балаларга гел үзенчәлекле, матур исемнәр сайларга тырыша Ибраһимовлар. "Балага исемне хатын белән киңәшләшеп сайлыйбыз. Дини, тарихи исемнәргә өстенлек бирәм. Атилла улыбызның исеме Болгарның легендар патшасына багышланган. “Исеменә – җисеме”, - диләрме әле?! Менә ул үзен патша кебек тоя да: гел аныңча гына буларга тиеш", - дигән ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев