Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ришат Төхвәтуллинга "Иң яхшы җырчы" медален тапшырганнар!

Кем тапшырган дисезме? Ришатның нәни тыңлаучысы!Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар да урнаштырган.  "Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1...

Кем тапшырган дисезме? Ришатның нәни тыңлаучысы!
Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар да урнаштырган.  "Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1 җырчы", дип медаль бирде. Рәхмәт яусын!", - ди ул.


Яшерен-батырын түгел, Ришат балаларны бик ярата, концертларыннан соң бик еш үзенең инстгарам аккаунтына самими балалар, ак яулыклы әбиләр, чәчәккә күмүче апалар белән кочаклашып төшкән фотоларын урнаштыра. Чын тамашачы мәхәббәте шундый буладыр ул! Әбиләр дә, бәбиләр дә ярата.




Ә без халкыбызның милли мирасын саклап калүче моңлы сандугачыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Фотолар Ришатның инстаграм битеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев