Рияз – җиңүче!

“Сабантуй” журналының август санында бик күп кызыклы биремнәр бар иде. Аларга дөрес җавап бирүчеләребез бүләкле дә булыр, дип вәгъдә иттек. Беренче җиңүчебезне игълан итәбез: Zooдөнья сәхифәсендәге сорауга Рияз Садретдинов исемле укучыбыз дөрес җавап биргән! Чыннан да, зоопаркка килүчеләр артык тавышланмаска, читлекләр эченә кермәскә, хайваннарга кул белән кагылмаска һәм аларны ашатмаска тиеш. Зоопарк хезмәткәрләре соңгы кагыйдәне бигрәк тә мөһим дип саный. Хайваннарга ризык бирү аларны хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Зоопаркка барганда Рияз санаган кагыйдәләрне исегездә тотыгыз һәм төгәл үтәгез! Ә Риязны җиңүе белән котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.