Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ризаэтдин Фәхретдиннең балаларга киңәшләре [цитаталар]

"Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр.""Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”“...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди ге...

"Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр."
"Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”
“...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр...”
“...Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр... Атам һәм анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы да тәрбияле була белерләр ”
“...Тәрбияле балаларның гадәт һәм әхлаклары ошбу рәвештә булыр:
тәрбияле бала иртә йокысыннан олуг (зур) кешеләр белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас,вә шунда ук соң да калмас.”
“ ...үзенә хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар, һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс...”
“Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып, үзенең дәресләрен (сабакларын) карар. Сабагында булган нәрсәләрне аңлап, күңеленә салыр.”
риза1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев