Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үрнәк алырдай текә ӘНИЛӘР

Әни булу — көн саен авыр биремнәр чишү, бурычларыңны башкару дигән сүз ул. Сезгә төрле авыр хәлләрдән чыгу юлын тапкан креатив әниләрнең батырлыкларын сөйлибез.1. Баласына дару эчертүнең җаен тапканБр...

Әни булу — көн саен авыр биремнәр чишү, бурычларыңны башкару дигән сүз ул. Сезгә төрле авыр хәлләрдән чыгу юлын тапкан креатив әниләрнең батырлыкларын сөйлибез.
1. Баласына дару эчертүнең җаен тапкан
Британиядән Хелена Ли 2 айлык улы Альфиның температурасы күтерелгәч, 1 тәүлек дару эчертә алмыйча интеккән. Малай сиропны төкерә дә ташлый икән. Шуннан үлчәүле шприц ярдәмендә соскага даруны салган. Бала әз-әз шулай даруны эчеп яткан, ди. Социаль челтәрләрдә әлеге ысулны 130 мең кеше бик кызыксынып кабул иткән.

2. Баланың шуклыгын шедеврга әйләндергән
Торонтодан Ким Масикотте балалар шуклыгын орышып кына түгел, шедеврга әйләндереп тә булганын күрсәткән. 6 яшьлек улы Рис стенага рәсем ясаган. Әни төзәтеп, баланы орышып тормаган, рама алып өй интерьерының бер өлешенә әверелдергән. Музей-күргәзмәләрдәге шикелле рәсемнең авторын, картинага "Әти-әниләрем өчен сюрприз" дигән исем биреп аңлатма да язып куйган әле. Ире Эрик хатынының шаянлыгын төшереп твиттерга элгән. Публикация тиз арада 128 мең ретвит җыйган.

3. Җәрәхәтеннән оялган улын юаткан
Җәрәхәтләнгән маңгаеннан оялып утырган баланы ничек юатырга? mommybrittaney нигы астында утыручы әни җаен тапкан. Кичтән баланың ярасын юып чистарткач, улы оялып өйдән дә чыкмаячагын белдергән. Шуңа шаян әни иртән яраны "ясап" бетергән. Образ тулы булсын өчен Гарри Поттерныкы шикелле күзлек тә кидергән әле. "Барысы да әйбәт, әни барын да төзәтер" дигән публикация интернетта хитка әверелгән.

4. Әтиләр көнендә Әти ролен уйнаган
Техастан Иветт Васкес берүзе 3 ул тәрбияли. 12 яшьлек баласын иртән мәктәпкә илткәндә парковкада гадәттәгедән күбрәк машиналар булуын сизеп ала. Баксаң, мәктәп Әтиләр көне уңаеннан әтиләр белән берлектә иртәнге аш үткәрә икән. Тик улы гына моны белгертергә теләмәгән. Әни кеше бик тиз хәл итә: өйгә кайтып ир кеше булып киенеп килә, бәйрәмдә әтисе сыйфатында катнаша. Хатынның бу гамәле бар тирә-юньне таң калдыра! Шуннан соң әллә ничә тапкыр свиданиегә дә чакырганнар ди әле.

5. Бүлмәләрен җыештырмаган кызларын акылга өйрәткән
Алиса Веласкес 2 кыз үстерә. Тик алар үз бүлмәләрендә бик еш бардак ясыйлар икән. Әни бу эш белән көрәшү юлын тапкан. Кызларының бүлмәдәге бөтен әйберләрен чүп пакетларына тутырып куйган. Кире алыр өчен аларга бүлмәләрен җыештырырга туры килгән, әйбәт сабак та булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев