Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үрнәк гаиләләр арасында Татарстанлылар да бар

"Татар информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә»...

"Татар информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган. 
Ил күләмендә үткәрелгән
"Ел гаиләсе" бәйгесенең төп максаты  – гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан.  Җиңүчеләрне 5 номинация буенча ачыклаганнар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». Кичә кич Мәскәүдә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды.
Шулай ук җиңүчеләрнең гаилә тарихлары тупланган «Ел гаиләсе – 2016» дигән китап дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев