Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ҮРНӘК ЯШЬТӘШ: Сочины яулаган футболчылар!

Самир, Костя, Алан – дуслар. Аларны футбол, футболчы булу теләге һәм әлеге спорт төре белән бәйле башка хыяллар берләштерә....Ун-унбер яшьлек малайларга ияреп, Хезмәт резервлары стадионына таба атлыйб...

Самир, Костя, Алан – дуслар. Аларны футбол, футболчы булу теләге һәм әлеге спорт төре белән бәйле башка хыяллар берләштерә.
...Ун-унбер яшьлек малайларга ияреп, Хезмәт резервлары стадионына таба атлыйбыз. Казанның Вахитов районы спорт мәктәбе футболчылары биредә шөгыльләнә. Ә өч дус – шул мәктәпнең футбол түгәрәге шәкертләре.
Малайлар белән озаклап сөйләшеп торырга гына вакыт юк: тренер-укытучыларының көчле сыбызгы тавышы аларны санаулы секундлар эчендә бер сафка тезә. Туп тибеп кенә йөрми икән малайлар. Күнегүләр вакытында шактый тир түгүләрен читтән күзәтеп торучыларга да чамалавы кыен түгел. Профессиональ футболчыларның хәлиткеч матчка әзерлек вакыты диярсең. Ара-тирә тренер абыйларының шелтәсен дә колакларына киртләп куярга туры килә.

– Тренерның таләпчән булуы файдага гына. Тырышыбрак шөгыльләнәбез, – ди күнегүләрдән соң малайларның Константин Кулаков исемлесе.
– Кирәк вакытта шаярта да белә ул, – дип бүлдерә дустын Алан Әгъләмов. – Бик дуслар без.
– Күнегүләрдәге тырышлык җиңүгә китерә, – дип тулыландыра дусларын арада иң чая футболчы малайларның берсе булган Самир Әхмәдуллин. 5 яшьтән бирле футбол белән шөгыльләнә икән инде ул. – Уңышларыбыз бар: әле күптән түгел Сочидагы турнирда да җиңү яулап кайттык.

Үзләре генә футболчы булу турында хыялланып калмый малайлар, яшьтәшләрен дә футбол түгәрәкләренә чакыралар. Өйдә эшсез ятканчы, спорт белән дус булуның файдасы күп, дип мактанып алу да килешә үзләренә.
– Һәр әти-әни баласының сәламәт булуын теләсен иде. Нинди спорт төре булуы мөһим дә түгел, фәкать бала-чага эш белән мәшгуль булырга тиеш, – ди үсеп килүче футболчыларның тренеры Владимир Баранов. – Спорт физик яктан ныгыта, балаларның режимын җайга сала. Балалар бик тиз үсә бит. Шуңа да аларның буш вакытларын файдаланып калырга кирәк.

...Заманында үзе дә профессиональ футболчы булган, Үзбәкстан җыелмасы өчен чыгыш ясаган остаз кул астында шөгыльләнүче 2008 елгы төркем малайларының уңышлары шактый – кышын манежда уйнап Казан, Татарстан беренчелеген отканнар. Яңа сезонга әзерлекне ныгыту максатыннан Сочига барып, “Кара диңгез кубогы” дип атала торган турнирда 14 команда арасында беренче урын яулап кайтканнар.
– Тренер-укытучы буларак безнең максат – шәкертләребездән республика командаларына эләгә алырлык футболчылар әзерләү, Татарстанда футболның дәрәҗәсен күтәрү, – ди тәҗрибәле остаз. – Сүз дә юк, барысы да профессиональ футболчы да булмас. Һәр төркемнән кимендә 3-4 футболчы шул югарылыкка күтәрелә икән, максатлар чынга ашкан дигән сүз. Моның өчен шартлар бар, спорт мәктәбебез республикада алдынгылар рәтендә. Тырышлык кына кирәк.
Ә малайлар тырыша. Күнегүләрдә эшкә әз генә салкын карасаң да, составка эләкмәскә мөмкин булуын яхшы аңлый алар. Әнә, спорт мәктәбенең футбол түгәрәгенә керергә теләп ел саен 60-70ләп малай килә, ди Владимир Баранов. Ә аларның иң үҗәтләре генә “иләктән” төшми кала һәм мәктәпкә алына. Самир, Костя, Алан һәм аларның бүгенге командасы – шундыйлардан!
2008 елгы төркем футболчыларының соңгы казанышлары:
Казанның кышкы беренчелеге – 1 урын.
Татарстанның кышкы беренчелеге – 1 урын.
“Кара диңгез кубогы” турниры (Сочи) – 1 урын.   











 
 

Фәрит Салихов,


Илназ Мөхәрләмов фотолары 


 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев