Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Роналд Макдоналд хәйрия йортының туган көне уңаеннан балалар өчен бәйрәм үткәрелде

8 июльдә Казандагы Роналд Макдоналд хәйрия йорты өч еллыгын билгеләп үтте. Әлеге вакыт аралыгында хәйрия йортында 4 меңнән артык гаилә булган. Өч еллык бәйрәмдә татар җырчылары катнашып, татарча җырла...

8 июльдә Казандагы Роналд Макдоналд хәйрия йорты өч еллыгын билгеләп үтте. Әлеге вакыт аралыгында хәйрия йортында 4 меңнән артык гаилә булган. Өч еллык бәйрәмдә татар җырчылары катнашып, татарча җырлар белән авыру балаларның күңелләрен күрде.


Роналд Макдоналд гаилә кунакханәсенә өч ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы башланганчы, Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Роналд Макдоналд йорты мөдире Юлия Маркова, әти-әниләр белән берлектә өч елга нәтиҗә ясап, түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәреп алды. Казанда ачылганнан бирле әлеге хәйрия йортында 4 меңнән артык гаилә булуы әйтелде. Анда ДРКБда дәваланучы сабыйлар әти-әниләре белән бушлай көн күрә. Бүген анда 24 гаилә яшәве билгеле. Алар өчен барлык уңайлыклар да тудырырга тырышабыз дип сөйләде мөдир. Әти-әниләр дә фикерләрен белдерде, әлеге йортны бераз булса да зурайтырга кирәк, килергә теләүчеләр күп, урын җитми диде алар. Баш табиб белән мөдир әлеге мөрәҗәгатьне үзләренә теркәп куйганга охшады.
Бәйрәм уңаеннан әлеге йортка татар эстрадасы җырчылары да чакырылган иде. Айнур Каюмов монда беренче тапкыр килеп җырлавын әйтте. “Роналд Макдоналд йортына чакырсалар, тагын килер идем, хәйрия концерты оештырырга теләк бар”, диде автор-башкаручы Алсу Фазлыева. Җәй башында гына әлеге йортта хәйрия концерты үткәргән Рамил Закиров, мондагы балаларның шатланганнарын күреп көч-илһам, алардан үрнәк алам дип сөйләде.
Роналд Макдоналд йорты бәйрәме 8-11 июльләрдә үтеп, икенче, өченче көннәрдә табигатькә чыгып та дәвам итәчәк дигәннәр иде. Мөдир ярдәмчесе Илсөяр Нуретдинова сүзләренчә, һава торышы үзгәреп, яңгыр булу сәбәпле, башка чаралар кыскартыла.
Мондый хәйрия йортлары Русиянең төрле шәһәрләрендә эшләп килә һәм алар Макдоналдс ширкәтенең хәйрия фонды аша финанслана.

Азатлык радиосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев