Рөстәм Гайзуллин: “Кайвакыт үзем дә улымнан үрнәк алып куям”

"Олы улым, Рамазаным тырыш егет! – ди Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин. – Эшкә тотынса, ахырына җиткерү аның өчен бик мөһим. Хәтта, мин ата буларак, кайвакыт аннан үрнәк алырлык икән дип уйлап куям! Тигез фикер сөреше, алга карап уйлау, гадел булу сыйфатлары үрнәк алмаслык түгел шул! Моннан ун ел элек әти булган көнем әле дә исемдә. Зур бәхет! Бер яшь тә тугыз айда абый булып куйды Рамазаныбыз. Аның кебек кайгыртучан, таләпчән, игътибарлы абый бөтен энекәшләргә дә эләкмидер. Туган көнең белән, улым!"






Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.