Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов республика халкына сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов республика халкына сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2016 елның 18 сентябрендә, VII чакырылыш Россия Федераци...

a63
Рөстәм Миңнеханов республика халкына сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде
1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2016 елның 18 сентябрендә, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.
«Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре – чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышаныч вотумы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Татарстан командасын» – тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле күрсәтерләр дип ышаныч белдерде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.
 
Фото   tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев