Рөстәм Миңнехановка - Александр Невский ордены

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде.

Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган  документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.
«Дәүләт алдындагы аеруча шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясе халыкара абруен ныгытуга керткән өлеше өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улын - Татарстан Республикасы Президентын - Александр Невский ордены белән бүләкләргә», — дип билгеләп үтелгән документ текстында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: