Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Рубин” җанатарлары парклы булды! /фоторепортаж/

Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмам, ә Казанда әле футбол рухы һаман да дәвам итә. Бәхеткә Россия чемпионаты башланырга санаулы гына көннәр калды. Димәк, “Казан Арена” кабат җанатарларның шатлыклы та...

Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмам, ә Казанда әле футбол рухы һаман да дәвам итә. Бәхеткә Россия чемпионаты башланырга санаулы гына көннәр калды. Димәк, “Казан Арена” кабат җанатарларның шатлыклы тавышларына күмеләчәк.

Бәхет өстенә бәхет дигән кебек, бүген “Рубин” командасының яңа уенчыларын тәкъдим итү тантанасы алдыннан “Казан Арена” стадионы каршында Җанатарлар паркы ачылды. Бүген тест-режимында эшләгән парк стадиондагы һәр матч алдыннан берничә сәгать кала ук тамашачылар өчен хезмәт итәчәк.
Паркта күңел ачу мәйданчыкларының тулы комплексы тәкъдим ителә: туп та тибәргә мөмкинлек тудырылган, өстәл уеннарында да үзеңне сынарга була, концерт номерларын да тамаша кыла аласың, хәтта чын җанатар булмаганнарны да “буяуга төреп” танымаслык итеп үзгәртәләр биредә. Барыннан да бигрәк, балалар мәнфәгате кайгыртылган: уен мәйданчыклары нәкъ менә кече яшьтәгеләр өчен.
Хәер, паркта булганнарны сөйләп кенә аңлата торган түгел. Килеп карауга ни җитә! Ачылыш вакытын күрә алмаганнар хафаланмасын – 29 июльдә “Рубин” футболчылары “Казан Арена”да яңа сезонның беренче матчын уздыра. “Краснодар”га каршы уен 19.00 сәгатьтә башлана.
P.S. Җанатарлар паркына сугылырга уйласагыз, тамак ялгап килегез. Сер итеп кенә әйтик, паркта 150 сумнан арзанрак ризык тапмадык.
[gallery link="file" size="medium" gss="1" ids="13270,13275,13269,13281,13271,13272,13273,13274,13277,13278,13279,13282,13276"]
Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев