Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Саба кадетларының “Патриот” командасы Бөтенрусия ярышларыннан бүләкләр белән кайтты

Саба районындагы  Икшермә кадет мәктәбе укучыларының “Патриот” командасы республика  этабында җиңеп, Волгоград шәһәрендә узган Бөтенрусия “Победа” хәрби-патриотик уеннарының финал этабында Русиянең иң...

Саба районындагы  Икшермә кадет мәктәбе укучыларының “Патриот” командасы республика  этабында җиңеп, Волгоград шәһәрендә узган Бөтенрусия “Победа” хәрби-патриотик уеннарының финал этабында Русиянең иң көчле 48 командасы арасында республика данын яклап катнашты.
Күптөрле уен нәтиҗәләре буенча, безнең команда Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып, 5 нче призлы урынга лаек дип табылды.
Бүләкләү тантанасы Мамаев курганында уздырылган. Кубок, грамота һәм бүләкләрне Русия мәгариф һәм фән министры, Русия Яшьләр берлеге рәисе һәм Волгоград өлкәсе губернаторы тапшырган.
Фото: mynewsonline24.ru Фото: mynewsonline24.ru
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев