Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды

Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.

 

Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Бәйге быел 15 нче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 48 катнашучы, 78 эш кабул итеп алынган. Бәйгедә Саба районыннан гына түгел, Арча, Кукмара, Теләче, Балтач районнарыннан да катнашучылар бар иде. Төрле номинацияләрдә, яшь үзенчәлекләренә карап, урыннар билгеләнде, истәлекле бүләкләр, диплом тапшырылды. Ә Гран-прига Балтач районыннан Абдуллина Рәйсә лаек дип табылды.

«Серле каләм» — миңа яңа кичерешләр, яңа дуслар, зур тәҗрибә бүләк иткән дәрәҗәле бәйге. Җиңүгә ирешермен дип уйламаган идем. Иҗади очышта булыйк!» – дип, Рәйсә рәхмәт сүзләрен оештыручыларга, җитәкче-укытучысы Эльмира Гарифуллинага һәм  жюри әгъзаларына җиткерде. 

Бәйгенең тарихы да үзенчәлекле. Бер авыл мәктәбендәге иҗатчылар түгәрәгеннән башланган бәйге хәзер төрле райондагы сәләтле балаларны берләштерә. «Мин Саба районы Юлбат урта мәктәбендә укыганда «Серле каләм» иҗади түгәрәгенә йөрдем, шунда язарга өйрәндем. Ул түгәрәк 1992 еллардан эшли башлады. Аны математика укытучысы Мәгъфия апа Шәмсетдинова оештырган иде. Төрле иҗат үзәкләре ачылу сәбәпле, мәктәпләрдә түгәрәкләр үткәрелми башлаган бер чорда безнең «Серле каләм» дә туктады, укытучыбыз да лаеклы ялга китте. Укытучыбызның 55 яшьлек юбилее уңаеннан шушы түгәрәк исеме белән  районда бәйге үткәрү идеясе белән чыктым. Бу тәкъдимне Саба районы яшьләр үзәге күтәреп алды. Менә 15 ел бергәләп уздырабыз. Шунысы куаныч: катнашучыларның географиясе киңәя, катнашырга теләк белдерүчеләр арта. Бәйгенең киләчәге дәвамлы булсын иде», – ди бәйгенең оештыручысы, филология фәннәре кандидаты, журналист  Рәсимә Галиева.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев