Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» дай гөрләп яши, Күлле урта мәктәбе!

Биектау районының Күлле поселыгы ерак урнашмаган. Күлле урта мәктәбе укучылары белән очрашуга да ярты сәгатьтә барып та җиттек.

Төз чыршыларны узып мәктәпкә керүгә,  «Хуш килдегез! Рәхим итегез, кунаклар!» дип елмаеп безне мәктәп директоры Гөлшаян Мәсхүт кызы каршы алды.  Мәктәп 1986 елда төзелгән  ике катлы мәктәп, кырмыска оясын хәтерләткәндә «гөж» килеп тора. Ишегалдында да мәктәп автобуслары, әле берсе килә әле берсе китә. «Укучыларыбызга бик бай  мәктәбебез. Бүгенге көндә 432 бала белем ала» - ди җитәкче.
Очрашуны оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия ханым Дирзиова башта үзенең якты йөзе, тәмле теле белән яраттырса, ахырдан үз эшенең чын фанаты икәнлегенә инандырды. Зур хәрефләр белән язырлык мөгаллим 58 еллык стажы белән таң калдырды. Ә һәр укучысына булган  игътибары, мөнәсәбәте белән үзенә караттырса, ә дәрес алып баруы  үзенең фәненә мәхәббәт уяттырды.  «Казаннан ерак тормасак та, безгә очрашуларга язучылар сирәк килә. Сезне балалар бик түземсезлек белән көттеләр. Очрашуга дип чыгышларын да әзерләделәр» - ди Асия ханым. Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп кенә калмадылар, ә «Сабантуй» журналының тарихи битләренә дә тукталдылар. Журналның әдәби бүлек мөхәррире, язучы Айсылу Имамиева да, татар телен өйрәнүгә аерым басым ясады. «Татар теле төрки телләр төркеменә керә. Әгәр сез татар телен беләсез икән сез башка  илләрдә сәяхәт кылганда, башка  милләтләр белән дә  иркен аралаша аласыз. Ана телебез татар телендә сөйләшергә, аралашырга оялмагыз. Күбрәк татарча китаплар, журналлар укыгыз!» - дип киңәшләрен бирде Айсылу апалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев