«Сабантуй» журналының йомгаклау конференциясе
2024 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» брифинг залында «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларны бүләкләү тантанасы булып узды.
2024 ел «Сабантуй» журналы өчен аеруча да мөһим ел булды. Быел басма үзенең 100-еллыгын билгеләп үтте. Билгеле, редакция тарафыннан оештырылган бәйге-акцияләр әлеге дата белән бәйле иде.Әйтик, «Сабантуй»ның 100 дусты» бәйгесе. Шартлары буенча 2025 елның беренче ярты еллыгына бер мәктәптән 100 язылучы булган мәктәп-гимназияләр «Сабантуй» кубогына лаек була. Һәм 2025 елда «Сабантуй» редакциясендә эшләп килүче «Алма» төркеме, әлеге белем йортына килеп, укучыларга концерт куя. Бәйгедә 4 белем йорты җиңү яулады:
● Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия (220 язылучы).
● Яшел Үзән шәһәре 5 нче татар гимназиясе (206 язылучы).
● Казан шәһәре 18 нче «Галәм» гимназиясе (101 язылучы).
● Казан шәһәре 11 нче татар гимназиясе (100 язылучы).
Укучыларны китап-журнал укуга кызыксындыру максатыннан бәйгеләр үткәрү чыннан да отышлы алым булып тора. «Директорга 5 сорау» бәйгесе дә балаларга ошады. Барлыгы 50 ләп бала катнашырга теләк белдерде. Үзләренең оригиналь һәм креатив сорауларын мәктәп директорларына биргән балаларның интервьюлары ел дәвамында «Сабантуй» журналы битләрендә дөнья күрде. Әлеге укучылар җиңүче дип табылды. Менә алар:
1. Азат Шәфигуллин (Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясе укучысы)
2. Алинә Зиннәтова, Айгизә Зиннәтова, Ясминә Мөхетдинова
(Казан шәһәре 11 татар гимназиясе укучылары)
3. Мустафа Закиров (Казан шәһәре 175 гимназия укучысы)
4. Мәликә Кәримова (Казан шәһәренең «Галәм» 18 нче татар гимназиясе укучысы)
5. Гайшә Шакирова, Амелия Хәсәнова (Казан шәһәре К.Насыйри исемендәге 80 татар-рус мәктәбе укучылары)
6. Мәдинә һәм Мәрьям Булатовалар (Казан шәһәре А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучылары)
7. Эльвина Мәрданова, Әминә Сабирова (Бертуган Максудилар исемендәге
5 нче номерлы Биектау мәктәбе укучылары)
8.Зөфәр Мөхәммәтдинов, Рамилә Хәкимова, Азамат Шакиров, Диләрә Хөсәенова, Артур Галләмов, Ислам Идрисов (Яр Чаллы шәһәренең Гали Аккыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты укучылары)
9. Наил Абдрахманов, Тимерлан Гафуров (Яр Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары)
10.Назлыгөл Шәйдуллина, Данис Әхмәтов, Ильвина Шәйдуллина (Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучылары)
11. Басыйр Гайнанов, Зәмирә Шайгаллова (Алабуга районы Морт мәктәбе укучылары).
«Сабантуй» журналы каләм чарларучы укучыларны да үз мәйданына туплый. Ике ел рәттән «Ихлас» мультимедиа мәктәбендә иҗатка тартылучы укучылар өчен журналистика юнәлешендә онлайн-дәресләр үткәрелде. Танылган журналист Зөлфия Гыйльметдинова, уку елы дәвамында укучыларны журналистика серләренә төшендереп, дәресләр бирде. 50 гә якын бала дәресләрдә катнашты. Шулар арасында 8 укучы, барлык биремнәрне дә үтәп, «Ихлас» мультимедиа мәктәбен тәмамлап Дипломга лаек булды.
1. Ислам Фәррахов (Әгерҗе районының Л. Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы)
2. Данияр Закирҗанов (Казан шәһәренең 20 нче гимназиясе укучысы)
3. Инсаф Кәримов (Казан шәһәренең 18 нче «Галәм» гимназиясе укучысы)
4. Салават Хуҗин (Алабуга районының Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы)
5. Рамил Зиязетдинов (Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбе укучысы)
6. Фариз Шиһабиев (Казан шәһәренең 51 нче мәктәп укучысы)
7. Зөлфия Шиһабиева (Казан шәһәренең 51 нче мәктәп укучысы)
8. Зөһрә Шиһабиева (Казан шәһәренең 51 нче мәктәп укучысы)
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
Фото: Солтан Исхаков https://tatar-inform.tatar/photo/sabantui-zurnalynda-kotlaudan-fotoreportaz-5854034
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев