Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуйның 100 йөзе» фоткүргәзмәсе ачылды!

2024 елның 10 октябрь көне «Сабантуй» журналы өчен аеруча мөһим дата. Нәкъ 100 ел элек октябрь аенда элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының (хәзерге «Сабантуй» журналы) беренче саны дөнья күргән.

Шул уңайдан, кичә «Татмедиа» бинасының 1 нче катында  «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы булды. Шәһит Шаммазов оештырып, «Яшь ленинчы» газетасының беренче саны дөнья күргән көннән башлап, бүгенге көнгә кадәр һәрдаим яшь укучыны сөендереп, алар өчен иҗади канат ныгыту мәйданы булган әлеге басмада бер гасыр дәвамында эшләгән, үз көчен биргән шәхесләргә багышланган фотокүргәзмәдә шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, рәссамнар урын алды. Шулай ук аларның кайсы елларда кем булып эшләүләре, нинди сәхифәләр алып барулары турында та мәгълүмат урнаштырылды.

Әлеге фотокүргәзмә үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы бер күпер кебек. Күргәзмә ачылышына редакциядә эшләгән, хезмәт куйган ветераннар, коллегалар чакырулы иде.

Фоторепортаж: Рамил Гали. Татар информ. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев