Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” батырларын барлады

Ике көнгә сузылган көрәш тәмам: Биектау районында “Сабантуй” журналы призына узган республика беренчелегенең җиңүчеләре ачыкланды. Келәмгә чыккан 565 көрәшченең 18енә генә батыр калу бәхете елмайды.Со...

Ике көнгә сузылган көрәш тәмам: Биектау районында “Сабантуй” журналы призына узган республика беренчелегенең җиңүчеләре ачыкланды. Келәмгә чыккан 565 көрәшченең 18енә генә батыр калу бәхете елмайды.
Соңгы ике елда “Сабантуй” журналы призына көрәш ярышларын үсмерләрнең яшенә карап ике төркемгә бүлеп уздыра башладылар. Шуңа да ошбу турнир чын мәгънәсендә Сабантуен хәтерләтә. Быел, мәсәлән, мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч, 1986 елдан бирле уздырыла торган турнир тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле.
2005-2006 елда туган көрәшчеләр арасында чемпионнар:
Рамил Гатауллин (Саба, 36 килограмм), Нияз Хәлиуллин (Саба, 40 кг), Гадел Мусин (Мамадыш, 45 кг), Марсель Дәүләтшин (Теләче, 50 кг), Фирзәр Хәйруллин (Биектау, 55 кг), Динияр Муратов (Арча, 60 кг), Ислам Шәйдуллин (Киров-Мәскәү районы, 65 кг), Румиль Семкичев (Әлмәт, 70 кг), Айзат Гыйниятуллин (Түбән Кама, 75 кг). Командалар арасында Саба – беренче, Мамадыш – икенче, Теләче өченче урында.
2003-2004 елда туган көрәшчеләр арасында чемпионнар:
Илназ Хәмидуллин (Әлки, 45 киограммкг), Рубин Рәҗәпов (Әлмәт, 50 кг), Азимҗан Котбетдинов (Авиатөзелеш-Яңа Савин, 55 кг), Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт, 60 кг), Рүзәл Тимергалиев (Кукмара, 65 кг), Инсаф Кәримуллин (Кукмара, 70 кг), Вадим Васильев (Чаллы, 75 кг), Рүзәл Багиров (Авиатөзелеш-Яңа Савин, 80 кг), Илмир Хәсәншин (Түбән Кама, 100 кг). Командалар арасында Балтач – беренче, Кукмара – икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче булды.
Чемпионнар 15-16 мартта Казанда Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак.
Сүз уңаеннан, ярыштан тулы фоторепортаж әзерләнә: безнең сайтны күзәтеп барыгыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев