"Сабантуй" бәйрәм оештыра белә! (ФОТО)

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанда һәм Казанда күп кенә чаралар узды.
Шуларның берсе «Казан» гаилә үзәге янында гөрләде. Биредә бала көтүче һәм яшь әниләр фестивале узды, балалар өчен төрле мастер-класслар, конкурслар үткәрелде, концерт номерлары, төрледән-төрле күңел ачу нокталары оештырылган иде. Балаларны кайда да шат йөзләр, кызыклы уеннар көтте. Бәйрәм дәвамында аниматорлар нәниләрнең күңелен ачты. Сабыйлар үзләре дә оста куллы аквагрим ясаучылар ярдәме белән кайсы күбәләккә, кайсы куян, юлбарыс яки мультфильм героена «әверелде»!

Балалар бәйрәменнән «Сабантуй» журналы да читтә калмады. Исемебезгә туры китереп, укучыларыбыз белән рәхәтләнеп Сабан туе уеннарын уйнадык. Чүлмәк ватыш, күз бәйләп кисү дә булды, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, таяк та тарттылар. И, шәп булды да соң! Әлбәттә инде иң өлгерләргә, тапкырларга истәлекле бүләкләр һәм журналыбызның матур саннарын тапшырырга онытмадык.

Әле бу көнне «Сабантуй»га язылучыларга фотосессия оту мөмкинлеге дә бар иде. Уңыш кемгә елмаер, әлегә билгесез, ләкин укучыларыбызга һәр сан белән бәйрәм алып килүгә без чиксез шат!

Алсу НИЗАМИЕВА,
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!