Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” чемпионнары Татарстан данын яклый

Казанга Россиянең төрле почмакларыннан йөзләгән көрәшче җыела – 16-18 март көннәрендә башкаланың “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ил беренчелеге уздырыла.Бишенче мәртәбә үткәрелә торган Россия бе...

Казанга Россиянең төрле почмакларыннан йөзләгән көрәшче җыела – 16-18 март көннәрендә башкаланың “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ил беренчелеге уздырыла.


Бишенче мәртәбә үткәрелә торган Россия беренчелеге “Сабантуй” журналы өчен дә әһәмияткә ия. Чөнки көрәш келәменә “Сабантуй” газетасы призына уздырылган Татарстан беренчелегендә җиңү яулаган үсмерләр дә чыгачак.



Исегезгә төшерәбез, “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге быел февраль аенда Алабугада узган һәм әлеге ярышларда 13-14, 15-16 яшьлек малайлар бил алышкан иде.


Россия беренчелеге дә әлеге ике төркем һәм 17-18 яшьлек көрәшчеләр өчен оештырыла. Илкүләм көрәш бәйгесенең төп үзенчәлеге шунда, беренчелектә 13-14 яшьлек үсмерләрнең әле тәүге тапкыр гына чыгыш ясавы.


Татарстан башкаласының үсмерләр арасында Россия беренчелеген кабул итеп алганы бар иде инде. Бу юлы Казанга илнең 30лап төбәгеннән 230дан артык көрәшче килүе көтелә.


Үсмерләр арасында Россия беренчелеген моңа кадәр кабул итеп алган шәһәрләр:


2014 ел – Красноуфимск


2015 ел –Чабаксар


2016 ел – Казан


2017 ел – Стәрлетамак.






Россия чемпионатында Татарстан данын яклаучы көрәшчеләр:


2004-2005 елгы балалар арасында җиңүчеләр:


Рөстәм Миннәхмәтов (Мамадыш, 36 кг)


Рубин Рәдҗәбов (Әлмәт, 40 кг)


Дамир Рузибаев (Актаныш, 45 кг)


Азамат Мөхәммәтшин (Апас, 50 кг)


Илназ Шәмсиев (Актаныш, 55 кг)


Илсаф Гыймадиев (Биектау, 60 кг)


Илгиз Миннәхмәтов (Мамадыш, 65 кг)


Булат Галимов (Түбән Кама, 70 кг)


Айзат Гыйниятуллин (Түбән Кама, 75 кг)


2002-2003 елгы балалар арасында җиңүчеләр:


Гадел Шәйдуллин (Мамадыш, 45 кг)


Әлфис Шәйдуллин (Түбән Кама, 50 кг)


Виталий Колесников (Чаллы, 55 кг)


Равил Сабирҗанов (Азнакай, 60 кг)


Нияз Хөсниев (Чаллы, 65 кг)


Айнур Галимҗанов (Кукмара, 70 кг)


Рәниф Нурисламов (Арча, 75 кг)


Станислав Николаев (Зәй, 80 кг)


Денис Әминов (Әгерҗе, 100 кг)


2000-2001 елгы балалар арасында җиңүчеләр:


Павел Филиппов (Кукмара, 55 кг)


Раббани Нургалиев (Актаныш, 60 кг)


Ришат Салихҗанов (Биектау, 65 кг)


Илназ Рамазанов (Тукай, 70 кг)


Илнур Кәримуллин (Мамадыш, 75 кг)


Айзат Һадиев (Арча, 80 кг)


Динар Әүхәдиев (Түбән Кама, 85 кг)


Булат Кәримуллин (Арча, 90 кг)


Альберт Сәхәбиев (Зәй, 110 кг).


“Ак Барс” көрәш сараенда бил алышулар 17 һәм 18 мартка билгеләнгән. Иртәгә, 16 мартта, көрәшчеләр теркәлү уза.


Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев