Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" фотобәйге җиңүчеләрен атый:

Дуслар, журналыбызда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан фотобәйге игълан иткән идек. 👶👪💕💕💝 Ике атна дәвамында балаларыгызның гаилә архивындагы иң истәлекле...

Дуслар, журналыбызда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан фотобәйге игълан иткән идек. 👶👪💕💕💝 Ике атна дәвамында балаларыгызның гаилә архивындагы иң истәлекле мизгелләре сүрәтләнгән фотоларны кабул иттек. Инде җиңүчене билгеләр вакыт та җитте. Аларны сез – укучыларыбыз тавыш бирү юлы белән үзләре сайлады.
Шулай итеп, иң күп тавышны Биектау районы, Мүлмә авылыннан Раниль Салихзянов җыйды. Кечкенә Ранильнең «Булышам, булышам» дигән фотосы өчен 437 кеше балл куйды. Ул КИНДЕРЛЭНД балалар кафесына 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнә.

Икенче урында Актаныш районы, Югары Яхшый авылыннан Лилия Мусина. Аның фотосурәте өчен 120 кеше тавыш калдырды. Аңа әлеге үк кафега 500 сумлык сертификат тапшырыла.

Бәйгебезгә “тәмле” бүләкләр өләшүче - КИНДЕРЛЭНД балалар кафесы - https://vk.com/kinderland_kazan. Сайты - http://kinderland-cafe.ru/
Кафе Казан шәһәре, Ямашев урамы, 76 адресы буенча урнашкан.
Бүләкне каян алу турында https://vk.com/id88575327 аккаунтына язып сорый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев