Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«САБАНТУЙ» ПОЧТАСЫ: Батырлар даны – мәңгелек!

Бөек Җиңү көне... Халкыбыз өчен моннан да изгерәк, яктырак, шатлыклырак һәм моңсурак көн бар микән? Никадәр корбан, кан кою белән яуланган ул җиңү. Хәзер без – үсеп килүче яшь буын, сугышның авырлыкла...

Бөек Җиңү көне... Халкыбыз өчен моннан да изгерәк, яктырак, шатлыклырак һәм моңсурак көн бар микән? Никадәр корбан, кан кою белән яуланган ул җиңү. Хәзер без – үсеп килүче яшь буын, сугышның авырлыкларын бары китаплар, кинофильмнар һәм олылар сөйләве аша гына күз алдына китерәбез.



Безнең авылның уртасында Ана даны һәйкәле тора. Анда сугышка китеп, яу кырында ятып калган авылдашларыбызның исемнәре язылган. Без – укучылар ел саен Җиңү бәйрәме якынлашканда, һәйкәлгә чәчәкләр салабыз.


Минем дәү бабам Сабитов Гаяз Нурмөхәммәт улына да сугышны үз күзләре белән күрергә, авырлыкларын татып карарга насыйп була. Дәү бабам белән дәү әбием өйләнешеп озак та тормыйлар, аны армиягә алалар.


1941 елны Бөек Ватан сугышы башлана. Дәү бабам Украина фронтына эләгә. Дошманга каршы аяусыз көрәш барган чакта, бабам дошман әсирлегенә төшә. 2 елга якын әсирлектә була, ләкин бабам туган иленә тугры булып кала, дошманга бирешми. Шулай да бабама бәхет елмая: 1944 елны совет солдатлары аны әсирлектән коткара. Сугыш тәмамланганчы, бабам фронтта дошманга каршы көрәшә, Германиягә кадәр барып җитә. Әле сугыш беткәч тә, 1946 елга кадәр армиядә хезмәт итәргә туры килә аңа.


Язмыш бабама ул кадәр үк рәхимсез булмаган: 7 ел буе туганнарыннан, туган җиреннән аерылып, әсирлектә күпме михнәтләр күреп, туган илебезне яклап көрәшеп, исән-сау килеш туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булган. Сугыштан ул “За Отвагу”, “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнеп кайткан. Мин бабамның шундый нык, чыдам, сабыр булуына шаккатам һәм горурланам да.


Ә дәү әбием исә, аны сагынып, сабыр булырга тырышып көткән. Билгеле, әбиләргә дә авылда ир-атларсыз читен булган, барлык авыр эшләрне үзләре башкарганнар. Шулай итеп алар да җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Без тыныч тормышта яшәвебез белән аларга рәхмәтле. Дәү бабам турында истәлекләрне миңа Хәйдәр бабам сөйләде, ә мин үскәч үз балаларыма сөйләрмен, чөнки тарих ул – буыннар чылбыры. Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк! – дип әйтәләр бит.


Илназ Сабитов
6нчы сыйныф укучысы,
Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев