«САБАНТУЙ» ПОЧТАСЫ: Сабыйларның соңгы кыңгыравы

“Соңгы кыңгырау” – һәркем күңелендә якты хисләр, матур хатирәләр белән бәйләнеп үткән балачак белән саубуллашу бәйрәме ул. 26 май көнне Әлмәт районы Бишмунча авылы башлангыч мәктәбе үзенең “карлыгачлары” – 4 нче сыйныфны тәмамлаучылар белән саубуллашты.

Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Хәсәновна Мәүлетбаева әзерлегендә балалар матур итеп шигырь, җыр-биюләрен тамашачыларга, әти-әниләренә, укытучыларга, кунакларга бүләк иттеләр. Ветеран – укытучы Ильясова Фәния Әнвәр кызы укучыларга матур теләкләрен һәм бүләкләрен ирештерде. Бәйрәмнән алган тәэсирләр бер дә урта мәктәпнекеннән ким булмады, алай гына да түгел, бию түгәрәгенә йөрүче укучыларның күмәк чыгышлары, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Купаева, почтальон Айгөл Хасанова, китапханәче Мәүлидә Шәрифьяновалар әзерләгән уен программасы бу бәйрәмне мәңге онытылмаслык иттеләр.
Авыл советы депутатлары да бу бәйрәмнән читтә калмадылар – авыл җирлеге башлыгы Мусин Р.Я. истәлеккә китаплар, җәйге ял өчен уен әсбаплары бүләк итсә, “Чулпан” ҖЧҖ генераль директоры Илалов М.Ф. балаларны яраткан басмалары – “Сабантуй”га яздырды.
Бу бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәбез һәм балаларыбызга бүтән мәктәпләрдә дә талантларын югалтмыйча уңышлы белем еллары һәм имин юллар телибез.
4нче сыйныф укучыларының ата-аналары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!