Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” призына бил алышырга рекордлы санда көрәшче җыелды /фото/

Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге уза. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә...



Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге уза. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыгачак. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Бил алышулар үсмерләрнең яшенә карап ике төркемгә бүленгән: җиңүче исеме өчен 2003-2004 һәм 2005-2006 елда туган көрәшчеләр көч сынаша.
1986 елдан бирле уздырыла торган турнирның соңгы елларда дәрәҗәсе күзгә күренеп артты. Биредә җиңү яулаучылар Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Әлеге бәйгенең быелгысы 15-16 мартта Казанда узачак.
Быелгы ярышларның тагын бер үзенчәлеге бар: катнашырга килгән һәр командага “Сабантуй”дан – олы мәйданга” китабы да тапшырылды. Ике атна элек кенә табадан төшкән бу хезмәт – “Сабантуй” журналы редакциясе һәм Татарстан көрәш федерациясенең уртак проекты.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев