Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” – һәр көн бәйрәм! Сораштыру:

Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләрме әле? “Сабантуй” журналы да бер урында гына торырга күнекмәгән. Без һәрвакыт яңа сәхифәләр ачарга, яңа геройлар табарга, яңа бәйгеләр оештырырга тырышабыз. Менә, журналыбыз...

Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләрме әле? “Сабантуй” журналы да бер урында гына торырга күнекмәгән. Без һәрвакыт яңа сәхифәләр ачарга, яңа геройлар табарга, яңа бәйгеләр оештырырга тырышабыз. Менә, журналыбызның бизәлешен дә үзгәрттек.
Яңа санның электрон вариантын тәкъдим итәбез.




















Әлбәттә, болай гына журнал кәгазенең сыйфатын да ачыклап, матур рәсемнәренең төсләр бирелешен дә тоеп, һәм, иң мөһиме, бәйгедә катнашыр өчен каләм белән эшләнергә тиешле биремнәрне дә чишеп булмый. “Сабантуй” журналына язылганнар гына өстенлеккә ия: аларга шушы көннәрдә почта аша яңа сан барып ирешәчәк. Ә язылмаган укучылар бүген үк язылып, журналны киләсе айдан өйләренә алдыра ала. Аның өчен почтальонга мөрәҗәгать итәргә, яки инде иң җайлысы – электрон рәвештә язылырга гына кирәк.
Йә, нәрсә дип әйтерсез? Сезнең фикерегез бик мөһим. Укучыларыбыз теләк-тәкъдимнәрен җиткерсәләр, без аларны, һичшиксез, тормышка ашырачакбыз.
Нинди сәхифәләр ошады?
Тагын нинди темаларны күрергә телисез?
Журналны почтальон вакытында китерәме?
Электрон рәвештәме яисә почта бүлегендә язылуны хуплыйсызмы?
Фикерләрегезне көтеп калабыз! “Сабантуй” – һәр көн бәйрәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев