Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй сөлгесе»

Яңа бәйге!

Дуслар! Җәй айлары ул каникуллар гына түгел, ә күбебезнең яраткан милли бәйрәме – Сабантуйлар вакыты. Элек-электән яшь кызлар Сабантуй өчен сөлгене кыштан ук үз куллары белән чигеп әзерли торган булганнар. Безнең журнал укучылары арасында да оста куллылар бар! Нәкъ менә шундый дусларыбыз өчен «Сабантуй сөлгесе» дип исемләнгән шәп бәйге игълан итәбез! Шартлары мондый:

1.Милли бәйрәмебез Сабантуй символы булган сөлгене үз кулларың белән чик. Чигүнең теләсә кайсы ысулын куллана аласың!

2. Чигелгән сөлгене 420066, ТР, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына почта аша җибәр яисә китереп кит.

3.Эшләр 2021нче елның 1 маена кадәр кабул ителә. Сөлге белән бергә «Сабантуй» журналына 2020 елның 2 яртыеллыгына һәм 2021 елның 1нче яртыеллыгына язылуны раслаучы квитанцияләр күчермәсен салу зарур. Күчермәләр булмаган эшләр бәяләнми!

4.Эшкә тулы исемең, яшәү урының һәм телефон номерыңны да беркетергә онытма. Бу мәгълүматлар синең белән элемтәгә керү өчен мөһим.

 

Игътибар! Сөлге чигүче алтын куллы осталарны киләсе елда Сабантуй бәйрәменә чакырачакбыз. Барлык катнашучыларга – дипломнар, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак!

 

Фото - @kazansolgese

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев