Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" сәяхәткә чакыра

Укучылар каникулга таралышты. Димәк, сәяхәт итү өчен менә дигән вакыт!

Укучылар каникулга таралышты. Димәк, сәяхәт итү өчен менә дигән вакыт! Сәфәргә кузгалыр алдыннан игътибар белән «Сабантуй» журналының июнь санын укып чыгарга киңәш итәбез. Анда яшь сәяхәтчеләр өчен бар да бар!

Сәфәргә нәрсәдән башка чыгарга ярамый? Татарстанның иң матур урыннары кайда? Бу хакта шигырьләр укый-укый сәяхәт итәргә яратучы Мустафа Закиров сөйли.

Журналның «Беләсем килә» сәхифәсе Россиядәге һәркем үзе барып күрергә тиешле 6 урын белән таныштыра.

Ә менә Шәвәли биш минут эчендә кайларда гына булмаган! Әл-Азизия, Оймякон, Ак диңгез яр буе, Кытай, Мисыр, Венеция... Ничек өлгергән? Ниләр күргән? Нинди сабак алган? Бу санда Шәвәлинең сәер сәяхәте турында укырга да, видео карарга да була!

«Сабантуй»ның июнь саны белән урманда адашмау серләренә төшенергә, компас ясарга яки иске футболкадан яңа яулык тегәргә дә өйрәнерсең. Хәтта уен-биремнәр дә сәяхәт белән бәйле. Кыскасы, «Сабантуй» белән беркайда да югалмассың, каникулың күңелле һәм файдалы узар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев