Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” укучылары Президентка шигырь сөйләде

Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 165 нче “Адымнар” күптелле мәгариф комплексында булды.

Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 165 нче “Адымнар” күптелле мәгариф комплексында булды. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә  «Сабантуй» журналы укучылар белән очрашу да оештырган иде. 4А сыйныфы укучылары татар басмасына “сәяхәт” кылып, аның туксан алты еллык бай тарихы, журнал яңалыклары белән таныштылар. Журналның Ютуб каналындагы видеоларны карап, үзләренең гыйлемнәрен тагын да арттырдылар. Сәләтләрен күрсәтергә дә җай таптылар: ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр, үзләре язган шигырьләрне  сөйләделәр.  Балалар журналист булып карап, әлеге һөнәр белән бераз таныша алдылар. Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунаклар  4А сыйныфы укучысы Исламның Татарстан турында сөйләгән шигырен тын да алмыйча тыңладылар. Укучылар да очрашудан канәгать калып, «Сабантуй»га, ягъни журнал редакциясенә кунакка килергә теләүләрен җиткерделәр. Димәк, бу очрашуның дәвамы булачак. 165 нче мәктәп укучыларын “Татмедиа” бинасында көтеп калабыз!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев