Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы белән дөнья тирәли сәяхәт: дустын мәктәпкә күтәреп илтә!

Дөнья тирәли сәяхәткә әзерме сез, дуслар? Бүген сезне табигатьнең чисталыгы өчен көрәшүче кыз, иң кечкенә галим, тугры дус һәм башка яшьтәшләрегез белән очрашу көтә. Иярегез безгә – кузгалдык!Нәни вун...

Дөнья тирәли сәяхәткә әзерме сез, дуслар? Бүген сезне табигатьнең чисталыгы өчен көрәшүче кыз, иң кечкенә галим, тугры дус һәм башка яшьтәшләрегез белән очрашу көтә. Иярегез безгә – кузгалдык!

Нәни вундеркинд


Айвер шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Алана исемле кыз Бөекбританиянең иң яшь даһие дип танылган. Махсус IQ-тест аның акыл дәрәҗәсенә 140 балл биргән. Ә беләсегез килсә, олы яшьтәгеләрнең уртача күрсәткече 100 баллга тиң! Алана җиде айлык чагыннан сөйләшә,  кече яшьтән хәреф һәм саннар белән кызыксына икән. Алай гына да түгел, өч яшендә үзлегеннән укырга да өйрәнгән ул һәм кулына китап алмаган көне дә юк, ди. Әти-әнисе кызларының акыл үсешен белгечләрдән тикшертеп караса шаккаткан: дүрт яшьлек Алана 7 яшьлекләр дәрәҗәсендә укый һәм фикер йөртә ала икән.



Тугры дус


Кытайның Мэйшань шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Сюй Биньянның ярдәмчеллегенә сокланмый мөмкин түгел: алты ел дәвамында сыйныфташ дустын мәктәпкә күтәреп йөртә ул. Аның Чжан Цзэ исемле дусты дүрт яшеннән бирле инвалид – мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Баштарак аңа ике дусты булышса, 3нче сыйныфтан ярдәмчеләреннән Сюй үзе генә калган. “Бер авырлыгы да юк: минем авырлык 40 килограмм булса, Чжанныкы 25 кенә бит”, – дип елмая Сюй. Тугры дуслар шундый була ул!
ВИДЕО:



Табигать сагына


Грета Тунберг 16 яшендә Нобель премиясенә лаек булмагае. Швециядә яши ул, экология хәрәкәтенә керткән өлеше өчен шулай зурламакчылар кызны. Табигатьнең пычрануы шул дәрәҗәдә борчый икән кызны: узган ел ул хәтта хөкүмәт Париж килешүендә язылганнарны үтәмичә зыянлы калдыклар чыгаруын дәвам итсә, мәктәпкә бармаячакмын, дип ялгыз пикет та уздырган иде. Яңа Европа буйлап яшьтәшләре дә кушылды. Шуннан аны Бөтендөнья икътисад форумында һәм Берләшкән милләтләр оешмасы конференциясендә чыгыш ясарга да чакырганнар. Иң мөһиме, фикерләремә колак салсыннар, ди кыз.



Рәсемле итәк


Укытучы белән укучылар дуслыгының бу кадәр үк якынаюын ишеткән юк иде әле. Техаста белем бирүче рәсем укытучысы Ребекка Боннер сыйныфтагы башлангыч сыйныф укучыларына үз итәгенә рәсем ясарга рөхсәт биргән. Нәтиҗәсе күз алдында: дәрес азагына ак төстәге итәк “чәчәкле алан”га әйләнгән. Ә интернетка эленгән фото 100 меңнән артык “лайк” җыйган.



Матурлык


Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче Бостонга әле биш ай гына. 2018 елның декабрендә туган ул. Шуңа да карамастан ул инде дөньяга танылган. Чәченең үзгәлеге белән рок-йолдызларны хәтерләтә ул. “Әтисенә рәхмәт. Аның да чәчләре шундый”, – дип елмая фитнес-тренер булып эшләүче әни кеше. Ничек кенә булмасын, Бостон инстаграм йолдызы булырга өлгерде инде. Үсә төшкәч эш-гамәлләре белән дә үрнәк була күрсен!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Melts my heart ❤️ 16 weeks old 👦🏻 #bostonsimich @bostonsimich


Публикация от Tara Mia Simich (@tarasimich)




Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев