Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы белән дөнья тирәли: шатлыгыннан биегән Ахмад!

Бәхетле биюӘфганстаннан биш яшьлек Ахмад Рахман хастаханәдә үзенең биюе белән интернетта танылу алды. Видеоролик беренче сәгатьләрдә үк ун меңнән артык тамашачының игътибарын җәлеп итәргә өлгерде. Гад...


Бәхетле бию
Әфганстаннан биш яшьлек Ахмад Рахман хастаханәдә үзенең биюе белән интернетта танылу алды. Видеоролик беренче сәгатьләрдә үк ун меңнән артык тамашачының игътибарын җәлеп итәргә өлгерде. Гадәти генә бию түгел шул! Эш шунда: Ахмад сигез айлык вакытында аягын югалта һәм протез ярдәмендә кабат аякка баса. Менә шул шатлыгыннан биегән дә инде ул Ахмад. Гомере буе биеп яшәргә язсын, дип телик үзенә.
ВИДЕО: https://deti.mail.ru/news


Әнисенә бүләк
Тугыз яшьлек Кытай малае Го Ифань җиде ел эчендә тәңкәләрдән җыю тартмасына 1,5 мең юань акча туплый алган. Безнең акча белән 14 мең сум чамасы була бу. Менә шул акчага ул уенчык та, башка кирәк-ярак та алмаган, ә зәркән кибетенә алып барып, Әниләр көне уңаеннан әнисенә балдак бүләк иткән. “Әниемә тәрбия биргәне, йокысыз төннәре, минем өчен борчылулары өчен бүләк ясыйсым килде. Әнием күп эшли, әмма бер генә зәркән бизәнү әйбере юк иде”, – дигән Го.



Шәп рекорд
Ингушетиядә яшәүче Ибрагим Льянов исемле малай бу. Алты яшь кенә әле аңа. Шуңа да карамастан дөнья рекорды куярга җыена. Шушы көннәрдә ул күнегүләр вакытында 5555 тапкыр отжимание ясаган. Дүрт яшьтән бирле спорт, аерым алганда ирекле көрәш белән шөгыльләнүче малайның тренеры Ибрагимның 8 мең тапкыр да идәннән этенергә әзер булуын җиткергән. Июньдә алар Россиянең рекордлар китабына керү өчен сынау тапшырырга җыена. Иң зур хыяллары – дөнья рекорды.



Матурлык
Австралиянең Перт шәһәрендә яшәүче Бостонга әле алты ай гына. 2018 елның декабрендә туган ул. Шуңа да карамастан ул инде дөньяга танылган. Чәченең үзгәлеге белән рок-йолдызларны хәтерләтә ул. “Әтисенә рәхмәт. Аның да чәчләре шундый”, – дип елмая фитнес-тренер булып эшләүче әни кеше. Ничек кенә булмасын, Бостон инстаграм йолдызы булырга өлгерде инде. Үсә төшкәч эш-гамәлләре белән дә үрнәк була күрсен!
Фото:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Melts my heart ❤️ 16 weeks old 👦🏻 #bostonsimich @bostonsimich


Публикация от Tara Mia Simich (@tarasimich)






Үрнәк гамәл
Яшьтәшегез Данил Филатов кебек булыгыз – гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмаска тырышыгыз. Липецк өлкәсендәге бер авыл мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлады ул. Нинди гамәл кылган, дисезме? Урманны янудан коткарып калган. Бабасы белән балык тотып утырганда янәшәдә үлән януын күреп алган малай велосипедына утырып 5-6 чакрым ераклыктагы янгын сүндерү бүлегенә җилдерә. Коткаручылар килеп өлгерә, урман янмый кала. Соңрак Данил янгын сүндерүчеләрдән лаеклы бүләген дә ала.



Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев