Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы белән дөнья тирәли: 6 яшьлек сукыр җырчы

Үсмер вакытта бер-береңне ничек кенә үчекләмисең: йөз-кыяфәттән дә гаеп табыла, кылган эш-гамәлләр дә мыскылларга сәбәп була. Сыйныфтагы кызның кистерелгән чәченнән мәзәк табучылар да, кызлар кебек чи...

Үсмер вакытта бер-береңне ничек кенә үчекләмисең: йөз-кыяфәттән дә гаеп табыла, кылган эш-гамәлләр дә мыскылларга сәбәп була. Сыйныфтагы кызның кистерелгән чәченнән мәзәк табучылар да, кызлар кебек чигү эше белән мавыккан малайлардан көлүчеләр дә очрый. Сезнең белән дә шулаймы? Исегез китмәсен! Үзгә булуы белән танылган яшьтәшләрегездән үрнәк алыгыз.


“Бәйләүче малай”
Американың Висконсин штатында яшәүче 11 яшьлек Джона Ларсон интернетта төрле видеолар карап, биш яшьлек чагында ук бәйләргә өйрәнгән. Нәтиҗәдә, бәйләү аның өчен аерылмас бер шөгыльгә әйләнгән. Хәзер аның инстаграмдагы сәхифәсенә язылучы 50 меңләп кеше бар һәм алар малайның кул эшләрен бик теләп сатып ала икән. Оекбаш, шарф, плед, юрганнар... Джона бәйләү әйберләрен сатып кына калмый, ә кергән акчаның бер өлешен Эфиопия балалар йортына күчерә икән. Бактың исә, аның үзен дә шуннан тәрбиягә алган икән. “Бәйләү мәктәптән соң тынычландыра. Минем өчен моннан да яхшы әйбер юк”, – ди малай.
Фото: chips-journal.ru


Сукыр җырчы
Аны инде бүгеннән үк “кечкенә Стиви Уандер”, дип атыйлар. Американың танылган музыканты 68 яшьлек Стиви Уандер тумыштан начар күрә. Шуңа да карамастан, дөньякүләм танылырга бу кимчелеге комачау итмәгән. Америкада яшәүче 6 яшьлек Аветт Манесс та берни күрми диярлек. Шулай да дүрт яшьтән музыкага тартылган, җырлый, пианинода, гитарада уйный. “Уен коралларыннан аерып та булмый үзен”, – ди әнисе.
Фото: kpcdn.net


Очраклы модель
Бөекбританиядә 5 яшьлек Элия Энверем танылган балалар кием коллекциясенең йөзенә әйләнгән. Андый хәлләр була инде ул, дисезме? Ә бит аңа кадәр ак тәнле, сары чәчле (андыйларны альбинос дип атауларын ишеткәнегез бардыр), башка туганнарыннан аерылып торган малайдан бармак төртеп көлгәннәр. Барысына да очраклылык сәбәпче: әнисе улының фотосын социаль челтәргә элгән, танышлары анда модельләргә хас билгеләр күренүен әйткән һәм танылуга юл ачылган.





Үрнәк укытучы
Техас штатында мәктәпкә чәчен кистереп килгән кызны күрү белән сыйныфташлары дәррәү килеп мыскылларга тотына. Малайларга охшап калган, янәсе. Кече яшьтәге кыз үпкәли, билгеле. Моны күреп алган башлангыч сыйныф укытучысы Шэннон Грим барысын да шаккатыра: озын толымнарын кистереп, кыз бала кебек үк зәңгәрсу бантлар тагып килә.
Алай гына да түгел, Шэннон кызны авыр минутларда кыю була белгән өчен ай укучысы премиясенә дә тәкъдим иткән. Кызга медаль тапшырыла, ә ул аны укытучысына бүләк итә. Яшәсен дуслык!
 
Фото: chips-journal.ru


Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев