Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» мультимедиа үзәге эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән. Әлеге үзәк онлайн түгәрәкләр алып бара. Дәресләр дүрт юнәлештә үткәрелә: татар теле, татар әдәбияты, рәсем сәнгате һәм журналистика. Онлайн очрашулар Zoom платформасында уздырыла. Дәресләр «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларының YouTube каналларында да урын алачак. 

«Сабантуй» журналы редакциясе әлеге мультимедиа үзәгендә ике юнәлешне алып бара.

1. «Балачак әдипләре» дәресе бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре белән онлайн очрашу рәвешендә үтә. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе, киләчәккә планнары белән таныша, иң мөһиме – үзләрен кызыксындырган сорауларны мультимедиа үзәгенә килгән кунакка турыдан-туры бирә алачак! Иң кызыклы сорау авторына кунакның бүләге дә булачак. Барлыгы 12 очрашу уздыру күздә тотыла. Әлеге очрашуларга кушылу өчен «Сабантуй» журналының Телеграм-каналын күзәтеп барырга онытмагыз!

 

2. «Мин журналист булам!» дип аталган өстәмә белем бирү дәресендә укучылар журналистика серләренә төшенә алачак. Барлык дәресләрне дә республиканың танылган журналистлары алып барачак. Ел дәвамында 24 очрашу күздә тотыла. (Аларның тәртибе – МОНДА.) Һәркайсында укучыларга «өй эше» дә биреләчәк. Барлык биремнәрне дә төгәл үтәгән укучылар ел ахырында «Сабантуй» журналы хәбәрчесе» таныклыгына ия булачак.

Бу дәрескә алдан теркәлү мөһим. ГАРИЗАНЫ тутырып, onlineuku@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Әлеге дәрес буенча барлык яңалыклар да Телеграмдагы МАХСУС ЧАТТА бирелеп барачак.

Болардан тыш, «Ихлас» мультимедиа үзәгендә «Салават күпере» журналы ике бик кызыклы дәрес үткәрә. Нәниләр журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова белән бергәләп рәсем ясый һәм татар әлифбасын өйрәнә алачак.

Сезне онлайн очрашуларда көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев