Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” журналын укучылар “бишле”ләр генә ала

“Сабантуй” журналын укучылар, һичшиксез, мәктәптәге дәресләрдә дә “бишле”ләр генә алачак.

“Сабантуй” журналын укучылар, һичшиксез, мәктәптәге дәресләрдә дә “бишле”ләр генә алачак. Моның сере бик гади: журнал кече яшьтәге мәктәп балаларының дусты, киңәшчесе генә түгел, ярдәмчесе дә. “Сабантуй”ның октябрь санында укучылар өчен татар теле һәм математика фәннәре буенча дәресләр табарга мөмкин. Иң оста мөгаллимнәр укучыларга авыр бирелә торган темаларны җиңел, кызыклы итеп аңлата. Димәк, балалар мәктәптә бу темаларны үзләштергәндә кыенлык кичермәячәк!

Әйләнә-тирә дөнья фәне буенча да “Сабантуй” укучылары сынатмас. Чөнки алар Кояш системасындагы бер планетаның кая югалуын, ни өчен галәмдә кайнар чәй эчеп булмавын һәм галәм турында тагын әле бик күп мәгълүмат белә. Журналның октябрь саны галәмгә багышланган. Төп герой Шәвәли дә – галәмдә.

Әлбәттә, укучылар яратып өлгергән сәхифәләр, гадәттәгечә, үз урынында. “Тәҗрибә”, “Һөнәр сайлыйм”, “Сәйдәш остаханәсе”, “Zooдөнья” сәхифәләрен журналдан укып кына түгел, куар-код аша кереп, Ютуб каналдан карап та булуын укучыларыбыз яхшы белә. Һәм шулай эшлиләр дә!

“Сабантуй”ның октябрь санында “Мин булдырам” дип аталган яңа сәхифә барлыкка килде. Бу юлы анда автомеханик булырга хыялланучы Әминә исемле кыз белән танышабыз.

Кыскасы, “Сабантуй” турында сөйләп бетерә торган гына түгел. Аны алып укырга кирәк! “Сабантуй” белән “бишле”ләр алыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев