Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй”дан – олы мәйданга”: көрәшебез турында чираттагы китап!

Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде. Үсмерләрнең көрәш турниры тарихына багышланган әлеге китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 елл...


Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде. Үсмерләрнең көрәш турниры тарихына багышланган әлеге китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – журналыбызның әдәби мөхәррире Фәрит Салихов.

Максатлы эш


Кулына сөлге алып карамаган, бер генә тапкыр булса да Сабан туенда бил алышмаган малайларыбыз сирәктер. “Сабантуй” журналы уздыра торган бәйге – менә шул көрәшергә яраткан малайлар өчен әүмәкләшү урыны ул.
– Милли көрәшебезнең матбугат чаралары белән бәйле традицион турнирлары бар. Үсмер көрәшчеләр “Яшь ленинчы” газетасы, соңрак “Сабантуй” журналы призына бил алыша. Менә шунда чыныгу алган малайларыбыз еллар узу белән олы мәйданга юл яра. Безнең максат – үсмерләр арасында Татарстан чемпионы булган көрәшчеләребезнең исемен барлау, турнир тарихын эзлекле җепкә тезү һәм киләчәк буынга тапшыру, – ди автор.
Үсмерләр матбугаты призына уза торган көрәш турниры аша узып, олы мәйданнарны яулаган көрәшчеләр шактый. Шул ук вакытта бүген ир-егетләр арасында Татарстан, Россия һәм хәтта дөнья күләмендә мәйдан тоткан батырларыбызның күпчелегенең исемнәре җиңүчеләр арасында очрамаска да мөмкин. Ләкин аларның да шактые ошбу турнир аша узган. Малай чакта батыр калып, үсә төшкәч көрәштән читләшүчеләр дә юк түгел. Һәр очрак аерым шәхеснең холкына, нинди дә булса шартларга һәм башка сәбәпкә бәйледер.
Максатка ирештек кебек – көрәш дөньясында аерым урын алырлык турнир тарихы мирас булып сакланырлык дәрәҗәдә киләчәк буынга тапшырыла.

Дүрт дистә ел күпме?


Турнир 1986 елдан бирле уздырылып килә. Димәк,  30 елдан артык вакыт эчендә 300дән артык үсмергә чемпион калу шатлыгын татып карау мөмкинлеге бирелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстанның Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов бу уңайдан  мондыйрак фикер җиткерә: “Сабантуй” журналы бәйгесендә көрәш тарихында исемнәрен язып калдырган батырларыбыз бар. Көрәш турниры өчен өч дистә чамасы ел күп вакыт түгел. Шулай да ул еллар тарихта урын алырга лаек. Гомер агышында кыска аралыкка борылып карап, барасы юлыңны дөресләргә мөмкин. Барыр юллар озын булсын өчен!”

“Орчык”тан корыч булганнар


Әлеге ярышларда катнашучы яшь батырларның самимилегенә, риясыз һәм ихластан бил алышуларына сокланасың! Димәк, яшьтән үк егып һәм егылып, шатланып һәм борчылып, шулай ук вакыт-вакыт елап та чыныккан батырларыбыз тормышта да үз урыннарын табачак... Монысы да Марат Әхмәтов фикере.
Ә без аларны “орчык батырлар” дип атый башладык. “Яшь ленинчы” газетасы, хәзер инде “Сабантуй” журналы призына уздырыла торган турнир – үсмерләр арасында Татарстан чемпионаты – нәкъ менә шул “орчыклар”га корыч кебек ныгыр өчен, дәрт басу урыны. Айдар Хәйретдинов, Тәфкил Шәйхетдинов, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Ислам Фәләхов һәм тагын йөзләгән батыр менә шул юлны узып, “корыч”ка әйләнгән дә инде.
– Бала вакыттан ук бил алышу олы көрәш юлына юл яра, – дип фикерләре белән уртаклаша Айдар Хәйретдинов. – Бөтен нәрсә бала вакытта формалаша бит. Ихтыяр көче дә, җитезлек һәм үз-үзеңне тоту да. Күпчелек сыйфатларны бала вакытта сеңдерәбез.
– Иртә яшьтә көрәшә башлау мине ныгытты гына, – ди тагын бер танылган батырыбыз Айвар Билалов. – Кечкенәдән көрәш түгәрәгенә йөрү, ярышларда катнашу эзсез калмады – зур тәҗрибә тупладым.
Келәмгә беренче адымын ясаучыларга дәреслек булырлык мондый фикерләр китап битләрендә тагын да күп булачак. Бөтен серне генә чишеп бетерәсе килми.

Кызыкмы? Әлбәттә!


Китапның сыйфатлы һәм төсле биттә булуы да игътибарны җәлеп итә. Ә эчтәлек, диярсез! Анысы көрәшебезне милли спорт төре буларак таныган, аның киләчәген кайгырткан төрле буын кешесе өчен дә кызыклы булырга тиеш.
...1986-2018 елларда “Яшь ленинчы” һәм “Сабантуй” газета-журналлары призына уздырылган ярышларда 350ләп комплект медаль үз хуҗасын тапкан: 29 көрәшче иң югары баскычка берничә тапкыр күтәрелгән. Шулай итеп, 300дән артык көрәшче малай чемпион исеменә лаек булган.
Турнирның 3 тапкыр чемпионнары – 4әү! Кемнәр, дисезме? Анысы сер булып калсын әле. Кубокны кайсы район күбрәк отканлыгын да әйтми торабыз. Ә барыгызны да китап белән танышырга гына чакырабыз. Димәк, келәм читендә киләсе очрашулар вакытында фикерләшергә җирлек тә була дигән сүз. Килештекме? Әлбәттә, дигән җавап ишетелә...

Сездән фикерләр көтеп, "Сабантуй" журналы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев