Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабантуйлар быел кайчан булачак?

Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру ниятләнә. Мисал өчен, Сабан туе 21 ма...

Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру ниятләнә. Мисал өчен, Сабан туе 21 май көнне Болгария башкаласы Софиядә, 5 июньдә Швейциянең Женева шәһәрендә  узачак.
XVI федераль Сабан туе быел Түбән Новгородта узачак. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән. Федераль Сабан туена 2 меңләп рәсми делегат, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән 45 меңгә якын кунак килүе көтелә. Сабан туен Түбән Новогород халкы ел саен бәйрәм итә, федераль дәрәҗәдә әлеге җирлектә ул 2005 елда билгеләп үтелгән булган.
Казанда быел Сабан туе 28 май көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстан районнары халкы һәм авылларда милли бәйрәмне 4-5 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев