Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй”ны укысаң – телевизор отарсың!

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте уздырган “Язылган өчен телевизор” акциясе буенча төп бүләк – смарт-телевизор отуның сере ачылды. Бәхетле билет синеке булсын дисәң, “Сабантуй” журналына язылырга кирәк!...

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте уздырган “Язылган өчен телевизор” акциясе буенча төп бүләк – смарт-телевизор отуның сере ачылды. Бәхетле билет синеке булсын дисәң, “Сабантуй” журналына язылырга кирәк! Ә өеңә киләчәк балалар матбугаты арасында моңа өстәп “Ялкын” да булса, һичшиксез, кыйммәтле бүләксез китмәячәксең. Бүген “Татмедиа” бүләгенә лаек булучылар белән очрашканнан соң шул хакыйкать расланды.
Фото: www.tatar-inform.ru
Инде тугызынчы тапкыр, газета-журналларга чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, “Татмедиа” тарафыннан бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде. Акциянең шартлары гади – “Татмедиа” җәмгыяте чыгарган кимендә өч басма матбугатка гына язылырга кирәк.
– Без барлыгы 22 газет-журнал яздырабыз. Күпчелеге “Татмедиа” тарафыннан чыга торган матбугат, – диде бүген “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан отыш бүләге – цифрлы фотоаппарат кабул итеп алган Нияз Мингалиев.
“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналын укучылар да Нияз әфәндене яхшы белә. Нияз Бишбалта исеме белән балаларны төрле башваткычлары белән “Ярыш мәйданы”на дәшә ул. Шуңа да язылган газета-журналлары арасында “Сабантуй” белән “Ялкын”ның да булуы гаҗәп түгел.
– Балаларны татар матбугатына тарту өчен аларны телгә өйрәтергә кирәк. Бала туган телен белми, кызыксынмый икән, матбугатка да тартылмаячак. Күп әйбер әти-әнидән тора. Балабызны күрмибез дә, дип сылтау табырга кирәкми. Бала ашарга һәм йокларга булса да өйгә кайта, – ди Нияз Мингалиев.
Фото: www.tatar-inform.ru
Бүләк отучыларны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тәбрикләде.
– Без объектив басмалар чыгарабыз. Алар арасында сары матбугат юк һәм редакцияләрдә республиканың иң яхшы журналистлары эшли. Шуның нәтиҗәсе буларак халыкка дөрес мәгълүмат җиткерелә, – диде Андрей Кузьмин.
“Минем телевизорга чират кайчан җитә инде”, – дип шаяртып сорап куйды җәмгыять директорын бүлдереп Нияз Мингалиев. “Ашыкмый торыгыз, чират миндә әле”, – аны цифрлы фотоаппаратның икенчесен откан, Яшел Үзән районының Татар Танае урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Тимуршина бүлдерде. Ә телевизор хуҗасы Рамил Тимургалиев алар шаярышканны тыңлап, мыек астыннан гына елмайды.
Фото: www.tatar-inform.ru
Рамил дә Яшел Үзән районыннан килгән, “Татмедиа”ның 5 газета-журналын яздырта. Гаиләсендә 13, 10 һәм 5 яшьлек балалар булганлыктан, почта тартмасына ай саен “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналлары да салына.
– Кызыгын тапсалар, балалар да укый. Үрнәк күрсәтү дә кирәк, әлбәттә, – ди Рамил үзе.
Бүләкләү чарасы азагында Сания ханым Тимуршина белән кабат очраштык. “Чиратка язылу” гына аз, “Сабантуй” журналына да язылырга кирәк”, – дидек үзенә уенын-чынын бергә кушып, телевизор откан Рамилгә ымлап. “Аңладым, егетләр! Шулай итәрмен әле, оныклар да үсеп килә”, – дип елмайды ул җавапка.
...Бүләк отучы әбунәчеләрнең кәефе күтәренке иде!..
Фото: www.tatar-inform.ru
Белеп тору өчен: “Татмедиа” тарафыннан 98 газета һәм 14 журнал чыгарыла. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, “Татмедиа” газета-журналларының гомуми басма тиражы 250 мең 978 данә тәшкил иткән. Шулардан гомуми язылу тиражы 214 мең 233 данәгә җиткән.

Бу ярты еллыкта Татарстанның 120 кешесе “Язылган өчен телевизор” акциясе аша үз бәхетен сынап карады.
Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев