Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй»ның яңа саны!

Ул нинди?

Сизәсезме, кояш ничек җылыта?! «Сабантуй» журналының март саны да күңелләрегезне кояштай назлар!

«Сабантуй» серле: шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина үзенең балачак хатирәләре белән уртаклаша.

«Сабантуй» файдалы! Балалар төрле формалар, төсләр, саннарның инглиз телендәге атамаларын өйрәнә. Уен аша юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен дә ныгыта әле.

«Сабантуй» мавыктыргыч: 12 нче татар кызлар гимназиясе укучылары күннән брошка-чәчәк ясарга өйрәтә.

«Сабантуй»ның март саны бик бай да әле! Аның байлыгы – укучылар иҗаты. Сәләтле, иҗатка тартылучы балалар өчен каләм чарлау мәйданы ул «Сабантуй» журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев