Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сагынма,җимешем!" дип җырлаучы Пума кем булырга хыяллана?

Моннан 11 ел элек “Сагынма, җимешем” дигән җыр белән танылган Пуманы күпләр хәтерлидер. Чын исеме – Римма Әхмәдуллина. Танылган композитор Лилия Таһированың кызы.Хәзер Пума ниләр белән шөгыльләнә? Ни...


Моннан 11 ел элек “Сагынма, җимешем” дигән җыр белән танылган Пуманы күпләр хәтерлидер. Чын исеме – Римма Әхмәдуллина. Танылган композитор Лилия Таһированың кызы.


Хәзер Пума ниләр белән шөгыльләнә? Ни өчен татар эстрадасында җырламый?
– Римма, син хәзер кайларда?
– 11 сыйныфта укыйм. Имтиханнарга әзерләнәм.
– Нинди мәктәптә укыйсың?
– Гади Казан мәктәбендә. Әмма номерын әйтеп тормыйм. Үзем турында артык сөйләргә яратмыйм. Чөнки интернетта минем турында ниләр генә язып бетермәгәннәр иде…


 – Пума тормышын сагынасыңмы? 5 яшьтән башланган карьераңны?– Ничек дип әйтим… Кызык иде, әлбәттә. 5 яшьлек бала өчен “карьера” дип әйтү бик көчле яңгырый. Сәхнәдә чыгыш ясау, җырлау бик ошый иде. Иң кызыгы – студиядә җырлар яздыру. “Татар җыры”нда җырлау аеруча ошады. Ә менә төнге клубларда оештырылган төрле кичәләр нишләптер күңелемә ятып бетмәде.
%d0%ba%d0%be%d0%bb%d0%bb%d0%b0%d0%b61
– Татар эстрадасына кабат чыгар идеңме?
– Хәзер музыкага булган карашым бераз башкачарак. Татар җырларына, аларны башкарган җырчыларга профессиональлек җитеп бетми дип уйлыйм. Хәзер бит акчасы булган теләсә кем сәхнәгә чыгып җырлый. Менә шундый заманда яшибез. Җырларга сәләтем булса да, татар эстрадасына никтер күңел ашкынмый. Мин моны сезгә аңлатып та бетерә алмам кебек…
– Әниең – танылган композитор. Тормышыңда ул нинди роль уйный?
– Әнием – тормышымдагы иң якын кешем. Теләсә кайчан һәм теләсә нинди сорау белән аңа мөрәҗәгать итә алам. Әнием бик талантлы кеше. Җырларны бик матур яза. Күңелен, бөтен җанын һәр туачак җырына сала. Әниемнән башка якын кешем дә юк. Мин аны бик яратам һәм аның белән горурланам. Шундый мизгелләр була: мин аны орышам (елмая). Кайчакта өйдә кемнең әни, кемнең кыз булуын онытып та җибәрәбез. Кайчакта әнине мин тәрбиялим. Әмма бу – яратып. Мин аны бик-бик яратам. Бәхетле балачагым, бәхетле тормышым өчен әнием тырыша. Рәхмәт аңа…
– Мәктәпне тәмамлагач, кайсы өлкәдән китәргә телисең?
– Визажист-стилист һөнәренә укыйсым килә. Әмма аның акча китермәячәген яхшы беләм. Җитдирәк өлкәне сайлармын дип уйлыйм. Чит телләр буенча укырга керергә телим. Шул юлдан китәрмен. Әлегә яраткан шөгыльләрем бар – китаплар уку, музыка тыңлау, чит телләр өйрәнү. Китап яза башладым. Әмма анысы үзем өчен генә. Тагын кекс пешерергә бик яратам икән…
Чыганак:"Акчарлак" газетасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев