Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Суда сак булыгыз!

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора.Шуңа күрә  эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша.  Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин.18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек б...


Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора.Шуңа күрә  эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша.  Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин.

ui-55bf0f546f1564.75536218


18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек балалар тәшкил иткән 51 кешелек төркем (47 бала һәм 4 инструктор) – сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр, Карелиядә күлдә вакытта көймә белән штормга эләгә. 14 кешенең (13е балалар) гомере өзелә, 37 кеше коткарыла. Шулай ук 16 июньдә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгәнен ишетми калмагансыздыр!


Дуслар, җәйге ялларда мондый аянычлы хәлләр булмасын иде... Ял итү лагерьларында җитәкче апа-абыйларыгыздан калмагыз! Авылларга һәм башка җирләрегә ял итәргә барганда ( бигрәк тә сулыкларга) олылардан башка бармагыз! Суда сак булыгыз! Күңелле һәм матур яллар теләп калабыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев