Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Салават Фәтхетдинов: "Бүген барыгыз өчен дә җан атам!"

«Аннары соң инде сез миңа һәм улым Рөстәмгә көч биреп торырсыз дип ышанам. Апрель ахырында Чечняда булачак автоспорт ярышларында ул Татарстан җыелмасы өчен чыгыш ясый. Көчле бәйге булачагы инде бүген...

«Аннары соң инде сез миңа һәм улым Рөстәмгә көч биреп торырсыз дип ышанам. Апрель ахырында Чечняда булачак автоспорт ярышларында ул Татарстан җыелмасы өчен чыгыш ясый. Көчле бәйге булачагы инде бүген үк билгеле, Рөстәмгә сезнең рухи ярдәмегез бик кирәк!»
Үз призына Теләчедә узган чираттагы көрәш турнирында Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов сәламләү сүзен шулай башлады. Үсмерләр һәм кече яшьтәге балалар арасында инде 4 нче тапкыр уза торган ярышның  символик мәгънәсенең асылында да шушы фикер ятадыр, мөгаен. Кайсы спорт төрендә генә булмасын, үзара ярдәмләшеп, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп яшәү кирәк. Шул принципларга тугры калганда гына көчле, ышанычлы шәхесләр үсеп чыгачак. Шул вакытта гына милләтнең дә киләчәге өметле булачак.
Мәгълүм булганча, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә машина җене кагылган. Аның 18 яше тулганчы ук спорт остасы нормативын үтәгәне аерым игътибарга лаек. Әтисе исә улы турында сөйләгәндә дулкынлануын яшерми. "Автоспорт дөньясында да көнләшүчеләр бихисап. Әле менә булачак ярышны гына алыйк. Инде бүген үк аңа каршы ниндидер яшерен эшләр алып барыла дигән хәбәр әйттеләр. Янәсе, быел Рөстәмне җиңдермәскә тырышачаклар. Ярар, татарлар авырлыклар каршында, киресенчә, ныгыйлар, көчәяләр генә, җиңүгә омтылыш арта гына!" – дип сөйли Салават автоспорттагы хәлләр турында.
Инде көрәшкә әйләнеп кайтыйк. Теләчедә хаклы рәвештә төпләнеп калган Салават Фәтхетдинов призларына көрәш ярышы быел дүртенче тапкыр узды. Нәкъ менә Теләчедә төпләнүе дә бу төбәкнең көрәш дөньясында алдынгылыкны биләп торуы белән бәйледер. Теләче көрәшчеләрен республика гына түгел, Россия һәм дөнья күләмендә дә яхшы беләләр. Хәзер Биектау өчен чыгыш ясаучы Раил Нургалиев Теләче өчен көрәшеп йөргән вактыларында иң күп җиңүләрен яулады, Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар бүген Теләчедә балаларны шөгыльләндерәләр, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әле дә келәмдә билбирмәс батыр булып тора, бертуган Шәйхетдиновлар, Мараковлар – саный китсәң шактый батырлар искә төшә. Көрәш белән янып-көеп яшәгән Теләче җирлегендә Салават уздырган ярыш берничек тә артык  була алмый.

 
Елдан-ел көрәшчеләр саны арту әлеге ярышларның дәрәҗәсе турында ачык сөйли. Узган ел 19 команда бик күп булып тоела иде, ә быелгы 34 команда киләсе елга тагын күпмегә артыр икән? Димәк, быелгы 315 көрәшче киләсе елга тагын да күбәячәк бит!  Киләсе ел дигәннән, Салават Фәтхетдиновның әлеге турнирны 5 тапкыр уздыргач россиякүләм итәргә кирәклеге турында әйткән сүзе бар иде. Быел бу фикерне ул тагын бер тапкыр җөпләде. Берничә елдан соң болай булса Татарстанда Актанышта уза торган Татарстанның Беренче Президенты кубогына ярышлар белән беррәттән тагын бер шундый дәрәҗәле ярыш барлыкка киләчәк.

Көрәшче Сибгатуллиннар династиясе


Чыгышы белән Актаныштан булган 2000 еллар батыры Илшат Сибгатуллинны көрәш сөючеләр яхшы хәтерли. 2007 елда аның белән бәйле истәлекле вакыйганы да күпләр белә: Илшатның өч игезәк уллары туган иде! Хәсән, Фазыл, Фаяз Сибгатуллиннар – бүген Чаллы шәһәрендәге 2нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары. Мәктәптә оешкан көрәш түгәрәгенә дә йөриләр. Илшат улларын Теләчегә дә алып килгән иде.

– Өч улым да Чаллыда Илгиз абыйлары Шәмсевалиев карамагындагы көрәш түгәрәгенә йөри. Игезәк булсалар да, характерлары буенча да, укудагы күрсәткечләре буенча да, көрәштәге нәтиҗәләре буенча да өчесе дә өч төрле алар. Узган ел, мәсәлән, әлеге турнирда Фаяз белән Фазыл гына көрәшеп беренчесе – 3нче урын, икенчесе 2нче урынны яулаган иде. Быел инде Хәсән дә туганнарына кушылды. Җәйләрен Актаныш районы Такталачык авылында бабалары янында уздыралар инде. Такталачык Сабантуенда әле укырга кергәнче үк инде көрәшкә чыгалар иде. Гимназиядә укый башлагач инде ныклап шөгыльләнә башладылар.
"Киләчәктә профессиональ көрәшче булуларын телисеңме соң?" – дигән сорауга Илшатның җавабы әзер:
– Үзләренең теләкләре ничек була инде, мәҗбүриләмим. Көрәштән тыш башка шөгыльләр дә бар бит, әтиләре көрәшче булгач та, малайлары да көрәшче булырга тиеш, дигән сүз түгел. Шәһәр мәктәбендә спорт юнәлешендә булсынмы, белем алудамы – мөмкинлекләр җитәрлек. Аларның укуда һәм спортта нәтиҗәләре була икән, мин шатланам гына. Киләчәктә нәрсә буласын бер Алла гына белә, – дип тәмамлады сүзен Илшат.
Алга китеп шуны әйтик: быелгы ярышта өч игезәкнең Фазыл исемле яшь батыры гына призлы урын яулады.

 

"Балалар да көрәшми бит..."


Көрәш буенча соңгы вакытта узган ярышлардан соң җәмәгатьчелек күп кешене борчыган бер мәсьәләгә үз карашын белдерә. Сүз кагыйдәләргә кергән үзгәрешләр турында, бигрәк тә аркага яткан көрәшчегә бирелгән кисәтүнең нәтиҗәсе хакында. Бер очракта бу көрәшчене дөрес алым ясарга этәрсә, икенче очракта көндәшенең көрәшмичә генә җиңүенә китерә. Күп хөкемдарлар ярыштан соң матур алымнар артуы турында фикер әйтсә, көрәшмәүче, бары тик "накрывание " белән җиңеп чыккан "батырлар" саны артуын да күрми мөмкин түгел.

«Алым ясап ике очко алган иде бит инде, көндәшенең бер техник баллы да юк, тик менә кисәтүләр аркасында көрәшче егетем төшеп калды. Инде хәзер үзе дә алым ясамыйча төртеп егып кына көрәшергә җыена. Болай барса матур көрәш күрсәтергә өйрәтү ай-һай авыр булачак!" Күп еллар балалар белән эшләүче тренер сүзләре бу.
Теләчедә узган ярышның баш хөкемдары, Теләче районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов ярыш алдыннан ук иң кечкенә авырлыкта көрәшүчеләргә карата хәерхаклык күрсәтергә чакырды. Беренче тапкыр аркага ятканда кисәтү бирмичә генә көрәштеләр орчык батырлар. Бер караганда, бәхәсләшкән ике якның да мәнфәгатьләре искә алынды, шулай да канәгатьсезлек барыбер кала бирә.

Балалар көрәшендә аркага ятуны ничек бәяләргә? Алым ясарга талпынган малайны куәтләп кисәтүне бирмәскәме, әллә инде икенче ярышларда шушы хатасын кабатламасын өчен кисәтергәме? Тегесенең дә монысының да артыннан тагын сораулар калкып чыга. Алайса саклануга өстенлек биреп көрәшергәме? Әллә инде тренер өйрәткәнчә этеп егып караргамы? Кыскасы, көрәш кагыйдәләрендә үзгәрешләр аның методикасы, ахыр чиктә милли спорт төренең асылы белән тәңгәлләшкәнче әле күп вакыт кирәк булачагы шиксез.

Теләчедә хөрмәт һәркемгә 


Җирлекнең казанышлары төпле җиткәчелек итүдән һәм кешеләрнең тырышлыгыннан туа. Теләчедәге бу ике якның аңлашып эшләве соклануга лаек.  Район башлыгы Илдус Зарипов та көрәшнең берләштерү көче барлыгын ассызыклый: "Монда килгән халык беренче чиратта аралашу, берләшү өчен җыелгандыр дип ышанам. Теләчелеләр барлык кунакларга да шат кына, ә көрәш мәйданы безне тагын да ныграк берләштерә!" – диде ул ачылыш тантанасында.



Иң мөһиме – җирле батырларны хөрмәтләү. Аларга киләчәктә дә туган як данын яклап чыгыш ясарга этәргеч бирү. Андыйлар Теләчедә байтак, әлеге ярыш ачылышында рәсми ярышлардагы уңышлары өчен кайбер яшүсмер спортчыларга акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин һәм Теләче районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Илдар Гыйниятуллин Спорт министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.



 

Илназ Фазуллин




 

ЯРЫШТА ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ФОТОРЕПОРТАЖ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев