Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Салават: “Татар тырышырга һәм көрәшергә тиеш!” /видео, фоторепортаж/

Хәзер инде ул “Салават абый”, – дип әйткәннәргә дә күңелсезләнми бугай... Үз призына Теләчедә үткән көрәш турнирында Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдино...

Хәзер инде ул “Салават абый”, – дип әйткәннәргә дә күңелсезләнми бугай... Үз призына Теләчедә үткән көрәш турнирында Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов рәхәтләнеп балалар дөньясына чумды – келәм читеннән китмичә дә диярлек балаларны смартфонына видеога төшерде, алар белән рәхәтләнеп үзе дә фотога төште, җиңүләренә сөенде, җиңелүчеләрнең аркасыннан сөяргә дә онытмады...


“Кечкенәсен йоклатып калдырдым”


Салават призына көрәш турниры дәвамлы булып чыкты: быел инде ул өченче мәртәбә уздырыла. Турнирның елдан-ел киңрәк колач җәя баруы да сөендерә: узган ел келәмдә 15 командадан үсмерләр бил алышса, быел районнар саны 19га җиткән. Бил алышучылар саны да рекордлы – өч келәмдә 2002 елда туган һәм кечерәк яшьтәге 230 көрәшче үзара җиңүчеләрне ачыклады.
“Бөтен өмет сездә, – дип сәламләде җырчы көрәшчеләрне. – Татарлар гомер буе тырышып һәм көрәшеп яшәде. Сезнең дә шул юлны дәвам итүегезне телим”.

Салават абыйларының күңеленә иң кечкенә үлчәү авырлыгындагы малайларның көрәшүе аеруча хуш килде бугай: ярышларның ачылышыннан соң шулар бил алышкан келәмгә якыная төште ул. Җырчының затлы кесә телефонындагы “хәтер сандыгы”ның күпчелек өлешен шул орчык батырларның көрәшкәнен төшергән видео тутырып куйды кебек.
Орчык батырлар... Узган елгы көрәш турнирын тамаша кылганнан соң “Сабантуй” журналы хәбәрчесе иң кечкенә көрәшчеләрне шулай дип атаган иде. Аларның кайберләре инде бүгенгеләр сафында күренми, чөнки орчыктан бер башка үсә төшкәннәр. Ә урыннарын башкалар алган. Әнә, келәм читендә Актанышның танылган көрәшчесе Илфир Әнвәров үзенә урын таба алмый. Иң җиңел авырлыкта – 25 килограммлылар арасында улы Муса бил алыша икән. Шулай итеп, көрәшче Әнвәровлар нәселе дәвамлы булырга охшап тора – 10 яшьлек Мусага чемпион исемен яуларга чит келәм дә, үзе кебек әзерлекле көрәшчеләр комачау итмәде.
Нәсел дәвамчылары димәктән, соңгы берничә елда Теләчедә кызыклы хәл күзәтелә – балалар көрәшендә Ислам Мараков белән Илдан Гыйниятуллинның көрәше тамашачыларны әсир итә. Орчык батырларның чираттагылары бу. Әтиләре – танылган көрәшчеләр. Илданның әтисе – Илдар Гыйниятуллин, Исламныкы – Илдар Мараков. Малайлар быел әле мәктәпкә керергә генә җыена. Алар өчен Салават призына уза торган турнирда аерым үлчәү категориясе булдырылган.



Уллары келәмдә бил алышса, келәм читендә әтиләре ут йотып тора. Узган елгы турнирда батыр асты калгач Ислам күз яшьләрен тыеп кала алмаган иде. Быел да шул ук көндәшенә оттырды, әмма җиңелүен тыныч – батырларча кабул итте ул.
– Үсәләр, – дип елмая әтисе Илдар Мараков. – Инде кечкенәсе – дүрт яшьлек Ильяс та келәмгә тартыла. Мин дә көрәшәм, дигән иде. Йоклатып калдырдым. Иртәрәк әле.

Дан әләме – дәвамлы


Теләчедә кунак булганнарның игътибар иткәне бардыр – көрәш залында иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмнәре эленгән. Әлегә алар алтау – Теләченең легендар көрәшчеләре Наил Хәмидуллин, Сәгыйть Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Фоат Шәйдуллин, Илдар Гыйниятуллин һәм Рамил Корбанов хөрмәтенә әләмнәр бар.
Берничә дистә ел узгач алар янына бүгенге орчык батырларның эленү ихтималы бармы?! Барысы да үзләреннән һәм тренерларыннан тора, диючеләр хаклы булыр. Остазлар бар Теләчедә, соңгы вакытта көрәш мәктәбе дә яңа сулыш кичерә. Нәтиҗә буларак, соңгы елларда көрәшчеләр төбәгенең үз позициясен югалта төшкән үсмерләрен кабат республика бәйгеләренең җиңүчеләре арасында күрә башладык. Районда Салават Фәтхетдинов призына турнир уздырыла башлау әлеге дәртне тагын да арттыра гына төшкән.


– Районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, бездә эшләп, спорт үсешенә чиксез өлеш керткән Хәлил Шәйхетдинов кебек шәхесләрнең юлы дәвамлы булуына сөенәбез, – ди бу уңайдан Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов. – Балалар көрәшкә тартыла икән, алар өчен чиксез сөенәбез генә. Көрәшкән кешенең тормышта да югалганы юк әле.
Күршеләрен хуплап, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та саллы гына фикер өстәп куясы итте: “Көрәштә батыр асты калу да – батырлык”, – диде ул.

Салаватның улы ник көрәшми?


Автоспорт белән мавыга башлаганчы көрәш һәм гер күтәрү белән шөгыльләндем, дип сөйли Салават Фәтхетдинов. Ләкин келәмдә батыр калганы гына булмаган. Әмма көрәшкә мәхәббәт уянып калган. Көрәш күңелемә якын, ди җырчы.

– Улыгыз Рөстәмне көрәшкә тартып булмады соң? – дип сүз катабыз Салаватка.
– Тормышыбызның яме шушы балаларда бит инде! Аларны кечкенәдән үк сәламәт яшәргә һәм спортны сөяргә өйрәтергә кирәк! – дип киңәшләрен бирде ул. – Рөстәм көрәш белән мавыкмаса да, спортны яратты, спорт өлкәсендә уңышлары шактый.
Бу урында шуны искәртү урынлы булыр: 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Рөстәм Фәтхетдинов – автоспорт буенча Россия чемпионы булып танылган егет.
– Бүген кич Чечняда булачак автоярышларларга очачакбыз, шуңа әзерләнеп калды, – Салават улы турында сөйләгәндә горурлык һәм ихлас шатлану хисләрен яшерми. – Безнең гаиләдә Ләйсән (Салаватның тормыш иптәше – ред.) улыбызның укуы өчен җаваплы, мин – спорт өчен. Шөкер, ике юнәлеш буенча да казанышлары бар. Әле менә тугызынчы сыйныфта тапшырырга тиешле зачет-имтиханнарын алданрак тапшырды да, хәзер исә ярышка әзерләнә. Ул бик мөстәкыйль. Озакламый мәктәп чоры тәмамлана, киләчәк һөнәре турында да уйлана башлады инде. Башта нефть юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә теләсә, аннары энергетик булырга теләде. Хәзер исә тормышын төзүчелек белән бәйләргә тели. Вакыт күрсәтер.

Хөкемдарларга һәм Салаватка рәхмәт


Көрәш дөньясында танылган шәхес – Азат Нурмөхәммәтов (сүз уңаеннан, Азат үзе дә Теләченең элеккеге орчык батыры!) ошбу турнирның алыштыргысыз баш хөкемдарына әйләнеп бара. Шунысы игътибарга лаек: әлеге турнирда ел саен Азат кул астында яшь хөкемдарлардан торган бригада эшли. “Яшьләр, әле үзләре бүген дә бил алыша торган көрәшчеләр, балалар тренерлары арасында бик яхшы хөкемдарлар бар. Мөмкинлек бирергә кирәк аларга”, – ди бу уңайдан баш хөкемдар үзе.

...Хөкемдарларга гадел эшләре, хуҗаларга менә дигән тамаша оештырганнары өчен рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Иң зур рәхмәт, әлбәттә, Теләчегә бәйрәм бүләк иткәне Салаватка булды. Үз турнирында мактау баскычына кадәр барып җиткән һәр көрәшчегә кубок бүләк иткән беренче кеше буларак та рәхмәт әйтерлек шул үзенә. Кубок ияләренә генә күктән җирдән тизрәк төшәргә кирәк – бу атна ахырында, 13-14 апрельдә, Актанышта 2002-2004 елгылар арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына традицион ярышлар узачак. Бүгенге батыр асты калганнарга батыр калу мөмкинлеге дигән сүз бу.
Фәрит САЛИХОВ
Ринат Нәҗметдинов фотолары






















Җиңүчеләр исемлеге:


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев