Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘБЕЗ!

2 апрель көнне «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ кастинг үтәчәк! «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕ – 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен! Димәк, нәкъ синең өчен!

«САЛАВАTIK» мәктәбендә сине:
Татар теле дәресләре;
Хореография;
Актёрлык осталыгы;
Вокал көтәчәк!

Атнага ике тапкыр тәҗрибәле укытучылар синең белән татар телендә шөгыльләнәчәк һәм яраткан «САЛАВATIK»лар төркеменең вәкиле булырга мөмкинлегең туачак!!! Барлык дәресләр дә бушлай үтәчәк.

Кастингта катнашу өчен:
бию;
Татар телендә җыр (минус яки акапельно);
Татар телендә шигырь өйрәнеп кил.

Түбәндә күрсәтелгән сылтама аша узып онлайн-анкетаны тутыр
https://docs.google.com/spreadsheets/d/1EmO2yzREO3ivk..

Без сине 2 апрель көнне «ТАТМЕДИА» бинасы, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча үзең сайлаган вакытта көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев