Самса рецепты

Камыр: 
1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;
600 г он;
бер аш кашыгы шикәр комы;
ярты чәй кашыгы тоз;
300 мл сөт;
ике йомырка.

Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз.


Эчлек:
600 г фарш;
ике-өч баш суган;
яшел тәмләткечләр;
тоз;
борыч.

Эш барышы:
Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез.  Хәзер инде шуны бик зур булмаган өлешләргә кисәбез.
Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез.


Һәрберсенең уртасына берәр аш кашыгы эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз. Кырыйларын чем
етеп, әйләндереп куябыз.+


Әзер сумсаларны кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.


 2

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: