Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Селфи өчен 7 шәп урын

Селфи өчен 7 шәп урын

Бу җәйне ел буе сагынып сөйләргә теләсәң, күбрәк фотога төш! Моның өчен Казан һәм Татарстан тирәсендәге иң матур урыннарны барладык.

Ильинский шарлавыгы

Тәтеш районы Ильинское авылы янында

Шарлавыкка бару өчен, төп юлдан Ильинский чокырының көньягына төшәргә һәм, кечкенә сукмак буйлап, сул якка борылырга кирәк. Туристлар монда сирәк була, шуңа да, дөрес сукмакны эзләп, шактый йөрергә туры килүе бар.

 

Кирпеч арка

Югары Ослан районы, Зөя калкулыклары

Бу арканы Сергей Безруковның «Реальная сказка» фильмы өчен төзегәннәр. Арка янында кичен, кояш баешында төшкән фотолар аеруча матур булачак.

 

Саескан тавы

Балык бистәсе районы Саескан тавы авылы янында

Татарстандагы иң озын (13 мең 967 метр озынлыктагы) күперне күзәтү өчен менә дигән урын! Әлбәттә, күпер, җәйрәп ятучы Кама елгасы белән бергә, фотоларны да бизәр.

 

Кызыл тау

Кукмара районы Зур Кукмара авылы янында

Кукмарага барсагыз, бу урынны, һичшиксез, тиз табарсыз. Чөнки кызыл төстәге кыялар – туристларның гына түгел, клип төшерүче җырчылар, яшь кияү белән кәләшләрнең дә яраткан урыны.

 

Ташказан

Чирмешән районы Яшәүче авылы

Элек бу урында елга аккан, диләр. Ул кипкән һәм елга төбендәге зур ташлар гына утырып калган. Түбән Кама укучылары Ташказан турында фильм да төшергәннәр әле.

 

Гарибальди замогы

Самара өлкәсе Хрящевка авылы

Рыцарьлар заманына кайту өчен вакыт машинасы кирәкми, Гарибальди замогын күрү дә җитә. Бу замокны әле 2006 нчы елда гына төзи башлаганнар. Хуҗа кеше аны әтисе хөрмәтенә «Гарибальди» дип атаган.

 

Мокры күпере

Чувашия республикасы Мокры авылы

30 метрдан артык биеклектә һәм 360 метр озынлыктагы тимер юл күперен 20 нче гасыр башында төзегәннәр. 1986 нчы елдан бирле Мокры күпере ташландык хәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев