Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сентябрьдә ял вакытын ничек уздырырга?

Киңәш

Сентябрьнең беренче уку атнасы да тәмамланды. Менә ял көннәре дә килеп җитте. Шимбә, якшәмбе көннәрен өйдә генә телефон, телевизор карап уздыру бер дә дөрес булмас. Гаиләгез белән табигатькә чыгыгыз. Көзнең башында гына була торган матурлыкны да күреп сокланырсыз, бергә-бергә күңелле итеп вакыт та уздырырсыз.

Саргая, төсен үзгәртә башлаган яфракларны җыеп, матур гербарий ясар өчен дә менә дигән вакыт бит ул – көз башы. Әгәр дә көзге көн болытлы, яңгырлы, салкынча икән өйдә күңелсезләнеп кенә утырмагыз. Гаилә ярышларын уздырырга мөмкин. Мәсәлән, кем тизрәк үз өстәлен җыештыра яки кем тизрәк гаилә рәсемен ясый. Бергәләп тәмле-тәмле ризыклар пешерегез. Ул вакытта балалар да аш-су серләренә төшенер, эшегез дә тизрәк барыр.

Ял көннәрендә туганнарыгызны, дусларыгызны кунакка чакырырга мөмкин. Үзегез кунакка барсагыз да бик күңелле булачак.

Иң мөһиме ял көннәрен диванда утырып кына уздырмагыз. Актив һәм шат күңелле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев