Сезгә нәрсә кадерле?

Мәктәп балаларының бөтенроссия хәрәкәте укучыларга шундый сорау биргән. Балаларның җаваплары болайрак булган. Сораштыруда катнашучыларның яртысы “гаилә” дип җавап биргән. Икенче урында – дуслык, ә өченче урында – белем. Соңгысы укучыларның 39 проценты өчен кадерле. Иң мөһим кыйммәтләр арасында гаделлек тә бар. Аны укучыларның 18 проценты телгә алган. Акча турында уйлаучылар 14 процент чамасы. Ә менә иреккә омтылучылар күбрәк. Якынча һәр өченче укучы сүз һәм сайлау иреге кирәклеген әйткән. Мәхәббәтне балаларның 24 проценты телгә алган.
Ни кызык, Интернет һәм компьютер уеннары турында аерым әйтүчеләр булмаган. Күпләр яраткан йокыны да 1-2 генә кеше исенә төшергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.