Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шатлык»та шатлык бармы?

Бүген сүзебез Питрәч авылындагы «Шатлык» сыендыру йорты турында.Дуслар саны артыр«Шатлык»та берьюлы 25 бала яши ала. 13 ел дәверендә ул 874 баланы үзенә сыендырган. Бүген анда күрше Арча, Балтач, Лаеш...


Бүген сүзебез Питрәч авылындагы «Шатлык» сыендыру йорты турында.

Дуслар саны артыр


«Шатлык»та берьюлы 25 бала яши ала. 13 ел дәверендә ул 874 баланы үзенә сыендырган. Бүген анда күрше Арча, Балтач, Лаеш, Саба районнарыннан һәм Питрәчнең үзеннән 25 бала тәрбияләнә. Кечкенә булсалар да, тормышның ачысын шактый күрергә өлгергән инде алар. Гаиләдә тынычлык булмагач, тамаклары туймаган, күңелләренә шатлык кунмаган. Аларның җанына ачкыч ярату, ышанычларын кире кайтару өчен, приют хезмәткәрләре барысын да эшләргә тырыша. Бу балаларның күбесе дөньяга тәмам кул селтәгән, максатлары да, хыяллары да юк. Мәктәпкә йөриселәре, укыйсылары да килми, спорт белән дә, иҗат белән дә шөгыльләнмиләр диярлек. Алар өчен башка кыйммәтләр өстен: урам, тәмәке, спиртлы эчемлекләр. Ләкин тәрбиячеләр көчләрен дә, вакытларын да санап тормыйлар. Республика депутатлары башлап җибәргән «Бергә булдырабыз» проектына да актив кушылганнар. Әлеге проект әти-­әни тәрбиясеннән мәхрүм калып, дәүләт учреждениесе – приютта үсәргә мәҗбүр булган балаларны тормыш итәргә яраклы итеп тәрбияләүне максат итеп куя. Тагын шунысы да бар, бу хакта сөйләү, матбугатта язып чыгу мондый приютларның шәфкатьле өлкән дусларын, хәйриячеләр санын да арттырырга тиеш.





Дөньяны матурлык коткара


Әлеге проектның бер юнәлеше – «Үзем булдырам» дип аталганы – балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.


– Үзебездә тәрбияләнүче 13 яшьтән өлкәнрәк балалар белән тест уздырдык. Бу безгә һәр балага туры килә торган һөнәрне билгеләргә булышты. Хәзер әлеге һөнәргә хас сыйфатларны үстерү өстендә эшлибез, – ди «Шатлык»ның директоры Резеда Хәлилова. – Иң кызыгы һәм сөендергәне –бездә тәрбияләнүчеләрнең күбесе һөнәрләрнең «Кеше – сәнгать образы» дигән тибын сайлаган. Бу һөнәрләр иҗади: сынлы сәнгать, музыка сәнгате, сәхнә сәнгате. Нинди генә авырлыклар алдында калырга туры килсә дә, балаларыбыз күңелендә матурлыкка урын калган. Моңа ничек сөенмисең инде?! Дөньяны матурлык коткара, – диләр бит.

Балалар тормыштагы һөнәрләр хакында ишетеп кенә белмәсеннәр өчен, кайбер оешмалар белән сөйләшеп, сәяхәтләр дә оештыралар. Әлбәдендәге тәвә кошлары фермасында балаларга аеруча ошаган. Алар анда кара африка тәвә кошын, куяннар, казлар, фазаннарны ничек тәрбияләгәннәрен күргәннәр.Чып-чын зоопарк икән: тавис кошлары, дөяләр, ламалар, ишәкләргә кадәр бар.


Типографиягә дә сәяхәт кылганнар. Анда аларга газета-журналлар һәм китапларның ничек басылуын күрсәткәннәр. Әлеге сәяхәттән балалар китап-газеталарның күп кешеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе икәнен үз күзләре белән күреп кайтканнар. Файдасы да тигән – китапларга мөнәсәбәт яхшы якка үзгәргән. Районда урнашкан налог инспекциясенә сәяхәттән соң, кайберәүләрдә бу һөнәрне гомерлек итү теләге туган.
«Ашан» хәйрия фонды үткәргән «Бергә җиңел ул» дигән һөнәр сайларга булыша торган бәйрәм дә балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Алар төрле күмәчләр, ипи һәм тәмле пирожныйларның ничек әзерләнүен үз күзләре белән күргәннәр, ясап та караганнар. Аннары бергәләп чәй эчкәннәр.
Ходящевога «Ак Барс – Питрәч» терлекчелек комплексына сәяхәт исә авыл хуҗалыгы һөнәрләренә мәхәббәт уяту өчен оештырылган. Ул балаларга авыл хуҗалыгы һөнәрләре һәм техникасы белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән.

«Шатлык»ның үзендә генә, беркая чыкмыйча да, яраткан эшең белән шөгыльләнергә шартлар бар. Иганәчеләр ярдәме белән социаль көнкүреш тернәкләндерү бүлмәсе, «Кулинария мәктәбе» төзекләндерелгән.


– Без график төзедек һәм хәзер анда һәр бала атнага ике тапкыр өлкәннәр күзәтүе астында пешерә-төшерә ала, – дип горурлана директор. – Ел азагына тәмле ашлар, файдалы салатлар, кыстыбый әзерләргә дә өйрәнәчәкләр, кунак табынын бизи дә беләчәкләр.
Хәтта Казаннан килеп япон роллары әзерләргә дә өйрәткәннәр. Ул көнне «Шатлык»ның шатлыгы күпкә арткан – балаларның барысы да чын пешекчеләр булып караганнар.
Балаларны хезмәткә өйрәтү өчен «Шатлык»ның 20 сутыйга якын үз җир кишәрлеге дә бар: Һәр баланың үз почмагы һәм ул анда үзе теләгән чәчәк-яшелчәләрне үстерә ала. Өлкәннәр ярдәме белән бәрәңге, помидор, чөгендер, кишердән зур уңыш алалар һәм үзләре үк рәхәтләнеп сыйланалар да. Үзең үстергәч тәмле булганны кечкенәдән белеп үсәләр. Бу проект кысаларында эшләп, киләчәктә теплица алырга һәм алма бакчасы ясарга хыялланалар. Нәрсә дә булса үстерү өчен язны, җәйне көтеп тормыйлар, «Шатлык»ның үз кышкы бакчасы да бар. Болар барысы да малай-кызларда хезмәткә мәхәббәт тә тәрбияләр һәм булачак һөнәр сайларга да булышыр, дип өметләнәләр.
Приют Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе белән дә дус. Вузның студент волонтерлары балаларга мастер-класслар, бәйрәм чаралары уздыралар. Әлеге вуз укытучылары яшьләрне кеше кайгысына битараф калмаска, шәфкатьле булырга өйрәтә.


Көенечләр һәм сөенечләр


Җәйге каникул вакытында эшләргә теләгән балаларны хезмәт урыны белән тәэмин итү приютта бүген зур проблема булып кала бирә. Эш бирүчеләр, нишләптер, бу үсмерләрне үзләренә алырга куркалар. Хәер, бу аңлашыла да инде: акчасын түләргә кирәк, җаваплылык та бик зур. Моны хәл итүнең юлы бер генә. Үсмерләргә һөнәри остазлар кирәк. Андыйлар һәр оешмада булырга тиеш дип саныйлар биредә. Быел шулай итеп өч үсмерне эшкә урнаштырып карарга уйлап торалар.

Һөнәр сайлау киләчәкнең бер канаты булса, икенчесе – зарарлы гадәтләрдән башка гына сәламәт яшәргә өйрәтү. Моңа физкультура һәм спортсыз гына ирешеп булмый, билгеле. Шул максаттан чыгып, приютның спорт залы да төзекләндерелгән. Теннис өстәле, көчне арттыра торган тренажер, баскетбол, волейбол ятьмәләре алганнар.


Ләкин приютта никадәр генә әйбәт шартлар тудырылса да, һәр баланың иң зур хыялы – әти-­әниле дус-тату гаиләдә үсү. Бары тик шул чагында гына бала тулы бәхеткә ия була.
– Узган 2016 елда ­ приюттан 61 баланы озаттык, – ди дирек­тор. – Аларның 36сы үз гаиләлә­ренә кире кайтты, тугызы икенче гаи­ләләрдә яңа әти-әни тапты, унысы туганнарына опекага бирелде. Кызганыч, алтысы балалар йортларына китте, әлегә шунда яшәргә мәҗбүр.

Приютта чит район балалары да булганга күрә, аларның гаиләләре, әти-әниләре белән эшләү еш кына зур кыенлык тудыра. Бирегә эләккән балаларның әти-әниләренең күбесе эшләми, спиртлы эчемлекләр белән дус, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Күбесенең баласын килеп күрергә дә акчасы юк. Мондыйлар өчен аена ике тапкыр приютка китереп очрашу оештырырга, шулай итеп ата-ана хисен уятырга уйлап торалар «Шатлык»та. Язмышлары үз кулларына тапшырылган бу балаларның ил – дөньяның киләчәге буласын аңлап эш итәләр биредә. Һәм башкаларның да моны аңлавын бик телиләр.

Йолдыз ШӘРАПОВА
//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев