Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Штрафны арттырмакчылар

Автомобилендә бала булган исерек машина йөртүчеләргә карата җәза кырысларнырга мөмкин.

Автомобилендә бала булган исерек машина йөртүчеләргә карата җәза кырысларнырга мөмкин. “Иминлек өчен” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов руль артына салган баштан утыручыларга штрафларны арттырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта мондый кагыйдә бозучылар 30 мең сум күләмендә штраф түли һәм ел ярымнан ике елга кадәр автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Курдесов исә штраф күләмен 60 мең сумга кадәр арттырырга кирәк, дигән фикердә. Ә инде автомобильдә бала да булса, исерек машина йөртүче 90 мең сум штраф түләргә мөмкин. Курдесовның тәкъдиме кабул ителеп, законлаштырылган очракта, кагыйдә бозучының биш елга кадәр правасыз калуы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев